Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәпләрдә белем бәйрәмнәре үтте

Шимбә көнне һәр уку йортында Белем бәйрәмнәре үтте. Агымдагы елда районыбызда 371 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Иң күп беренчеләрне 2 нче санлы лицейда кабул иттеләр. Бирегә укырга 80 гә якын малай һәм кыз килде. Ә Алгай, Баскан, Югары Берсут, Гурьевка һәм Пойкино белем бирү йортларында тәүге кыңгырау...

Шимбә көнне һәр уку йортында Белем бәйрәмнәре үтте. Агымдагы елда районыбызда 371 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Иң күп беренчеләрне 2 нче санлы лицейда кабул иттеләр. Бирегә укырга 80 гә якын малай һәм кыз килде. Ә Алгай, Баскан, Югары Берсут, Гурьевка һәм Пойкино белем бирү йортларында тәүге кыңгырау нибары берәр бала өчен чыңлады.

Пойкино авылының башлангыч белем бирү йорты кечкенә, кечкенә булса да төш кенә . Балалар саны да әллә ни күп түгел. Бәлки нәкъ шуның бәрабәренә алар бер-берсен бик яхшы беләләр, үзара ныклы дустанә мөнәсәбәт саклыйлардыр да. Пойкина авылының башлангыч белем бирү йортында бүгенге көндә 8 бала белем ала. Сентябрьнең тәүге көнендә нәкь алар өчен кыңгырау чыңлады.
Биредә быел беренче сыйныфта нибары бер укучы. Виктория Лаврова тәрбиягә алынган бала. Аның үги әнисе Зоя Шахтина , тормыш иптәше белән, 3 баланы гаиләләренә тәрбиягә алырга җөрьәт иткән.
" Бик тырыш, сабыр холыклы, нечкә күңелле безнең Вика. Бүген иртәнге сәгать алтыда сикереп торды да, әни, ник иртәрәк уятмадын, 1 сентябрьгә соңга калабыз бит, дип борчылды" , ди Зоя ханым.
Әлеге юлларның хаклыгына мин үзем дә инандым. Чөнки бала бәйрәмгә бик ныклап әзерләнгән. Әле беренче сыйныфка баруына гына карамастан, ул инде укый, хәтта яза да белә. Бәйрәмдә әти-әниләргә сәнгатьле итеп иң озын шигырь сөйләүче дә ул иде.
Мәктәп мөдире Ирина Шахтина сүзләренә таянсак, балага яңа Дәүләт стандартлары буенча белем биреләчәк.
- Яңа Федераль Дәүләт стандартлары безнең өчен зур яңалык. Әлеге программа 1, 2 нче сыйныфларга кертелде. Виктория Лаврованың беренче сыйныфта бердәнбер булуын да исәпкә алсак, әлбәттә индивидуаль яктан якын килеп, үзенчәлекле алымнар кулланып укыту таләп ителәчәк, ди мәктәп җитәкчесе.
Кече яшьтәге балалар башлангыч мәктәптә белем алсалар, бераз олыракларга уку өчен Кләүш авылы урта гомумбелем бирү мәктәбендә барлык уңайлыклар тудырыла. Биредә Сарбаш, Кләүш урман хуҗалыгыннан, Тугыз, Пойкино, Чупай авылларыннан килеп белем алалар. Биредә барлыгы 59 бала укый.Шуларның 9ы исә 11 нче сыйныф вәкилләре.
Әлбәттә, агымдагы уку елы 11 нчеләр өчен аеруча катлаулы һәм җаваплы, чөнки аларны алдагы тормышларын хәл итүче БДИ имтиханнары көтә. Уңышлы, уңай нәтиҗәләргә илтүче уку еллары сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев