Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Миңгол Галиев җәй көне дә укыта

Татар милләтенең йөзек кашы, 50 елдан артык сәнгать күгендә якты йолдыз булып янган Татарстанның халык артисты, дөньякүләм тавышлы җырчы, күренекле якташыбыз Миңгол Галиев, артист кына түгел, ә исемен олы хәрефтән язарлык Педагог та. Җәйләр саен районыбызның Соколка авылы янындагы балаларның "Кама" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда аның мәктәбе эшли башлый. Шәкертләрен...

Татар милләтенең йөзек кашы, 50 елдан артык сәнгать күгендә якты йолдыз булып янган Татарстанның халык артисты, дөньякүләм тавышлы җырчы, күренекле якташыбыз Миңгол Галиев, артист кына түгел, ә исемен олы хәрефтән язарлык Педагог та. Җәйләр саен районыбызның Соколка авылы янындагы балаларның "Кама" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда аның мәктәбе эшли башлый. Шәкертләрен ничек җырларга өйрәткәнен безнең иҗат төркеме дә күреп кайтты.

Лагерьда ял итүче балалар Миңгол абыйлары Галиев белән клубта очраштылар. Җырчы һәр халыкның үз моңы, үз аһәңе булуы, тормышта җырлап яшәргә кирәклеге турында мавыктыргыч нотык сөйләп алуга, залдагыларны җырлата да башлады.
"Тихий час"тан айнып җитмәгән балаларга, минут эчендә җан керде. Яшь җырчылар Раннур Нәбиуллин, Сергей Синица, Эльвина Габдрахманова чыгышларын кызыксынып тыңладылар. Алар өчесе дә бирегә шәхси дәресләр алып, осталыкларын чарларга килгәннәр. Күренекле конферансье Эльвина Габдрахманова җыр сәнгате серләренә төшенмәкче. Ә менә Соколка авылында әби-бабасында тәрбияләнүче рус егете Сергей Синица белән алар берничә ел элек шушы лагерьда очрашканнар. Ул татарча җырларга өйрәнгән. Кунак егет башкарган "Аерылмагыз" җырына тамашачылар да кушылды...
Миңгол Галиевның Чулман яры буендагы текә яр өстенә басып балалар белән бергәләшеп җырлавына да шаһит булдык без. Колагына аю басканнарны да җырлата ала бугай Миңгол абый. Теләк һәм аның кул астына эләгү генә кирәк!
Исемнәре һәммәбезгә мәгълүм булган Фәннур Нәҗипов, Ландыш Ибраһимова, Динар Гәрәев, Илназ Вәлиев, Алинә Булатова, Гөлсирин Абдуллина кебек яшь башкаручыларыбыз җыр сәнгате серләренә нәкъ биредә төшенгәннәр. Җәүһәрләрне бөртекләп эзләп таба, үзе белгәннәрен шәкертләренә дә бик теләп өйрәтә Җырчы. Мамадышлыларга аеруча игътибарлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев