Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәгариф ветеранына– 90 яшь

Шәһәрдәшебез Валентина Кондратьева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан мәгариф ветераны ил һәм район җитәкчелегеннән котлаулар кабул итә. Валентина Кондратьева 1923нче елның 11нче февралендә туган. 90 яшен тутырса да, үзен яхшы хис итә. Әле дә газета-журналлар, матур әдәбият укый. Юбиляр 37 ел гомерен мәгариф тармагына багышлаган. - 1941нче елда...

Шәһәрдәшебез Валентина Кондратьева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан мәгариф ветераны ил һәм район җитәкчелегеннән котлаулар кабул итә.

Валентина Кондратьева 1923нче елның 11нче февралендә туган. 90 яшен тутырса да, үзен яхшы хис итә. Әле дә газета-журналлар, матур әдәбият укый. Юбиляр 37 ел гомерен мәгариф тармагына багышлаган.
- 1941нче елда Мамадыш педагогия училищесын тәмамладым. Аннан юллама белән Югары Ослан районына җибәрделәр. Сугыш тәмамланганчы шунда балалар укыттым,- ди Валентина Кондратьева.
Героебыз хезмәт юлын шәһәрдәге 1нче санлы мәктәптә башлангыч сыйныфлар мөгаллимәсе булып тәмамлый. Бүгенге көндә улы Николай белән Галактионова урамында яшиләр. Ветеранның 4 баласы, 7 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар.
Зур бәйрәме уңаеннан Валентина Кондратьеваны район башлыгы урынбасары Юрий Иванов һәм социаль яклау идарәсе җитәкчесе Миннегөл Муллахмәтова тәбрик итте. Алар юбилярга ил президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Анатолий Ивановның котлау хатларын, чәчәк бәйләме һәм татлы бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев