Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Өмет” балалар-сәламәтләндерү лагерында дүртенче смена эшли

Чулман елгасы буенда урнашкан "Өмет" балалар-сәламәтләндерү лагерында быел җәй Татарстанның төрле районнарыннан 1 меңгә якын укучының ял итүе көтелә. Шушы көннәрдә биредә 3нче смена төгәлләнде. Элекке "Берсут" ял йорты базасында берничә ел рәттән җәйге каникуллар чорында "Өмет" балалар-сәламәтләндерү лагеры эшләп килә. Аны республиканың социаль яклау министрлыгы яшьләр эшләре һәм спорт...

Чулман елгасы буенда урнашкан "Өмет" балалар-сәламәтләндерү лагерында быел җәй Татарстанның төрле районнарыннан 1 меңгә якын укучының ял итүе көтелә. Шушы көннәрдә биредә 3нче смена төгәлләнде.

Элекке "Берсут" ял йорты базасында берничә ел рәттән җәйге каникуллар чорында "Өмет" балалар-сәламәтләндерү лагеры эшләп килә. Аны республиканың социаль яклау министрлыгы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә оештыра. 3 ай дәвамында 4 смена эшли. Аларда аз тәэмин ителгән, күп балалы, авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр һәм спортчылар ял итә. Бер смена 18 көнгә исәпләнгән. Чыгымнарны ялны оештыручы министрлыклар күтәрә.
- Һәр сменаның үз темасы бар. Өченче сменаныкы Берсутка багышлана. Отрядлар үзләрен кабиләләр дип атыйлар. Үз тотемнары бар. Смена дәвамында кабиләләр арасында ярыш бара. Азактан нәтиҗә ясыйбыз,- ди лагерь җитәкчесе Ирина Зайцева.
Өченче сменада Татарстанның 11 районыннан 253 бала ял итте. Алар 5 төркемгә бүленгән. Араларында Яр Чаллы спортчылары да бар. Ә гомумән, җәй дәвамында ял итүчеләрнең саны 900 дән артып китәчәк.
- Мин монда икенче тапкыр инде. Бик тә ошый. Төрле уеннар оештырабыз, бәйгеләрдә катнашабыз,- ди Диана Янкина. Ул бирегә Яр Чаллы шәһәреннән килгән. Ә менә аның иптәше Эмиль лагерьда тәүге мәртәбә генә.
- Моңа кадәр лагерьда да, урманда да булганым юк иде. Монда йөгерәбез, уйныйбыз. Бик күңелле,- ди Эмиль Иконников.
Һәр төркемгә икешәр педагог һәм шуның кадәр үк санда аниматор беркетелгән, һәркайсында спортинструктор бар. Тәрбиячеләрнең барысы да Чистай шәһәреннән.
- Интеллектуаль уеннарны физик күнегүләр белән чиратлаштырып алып барырга тырышабыз. Мәсәлән, "Ике корабль" уены үз эченә барысын да ала. Йөгерәләр дә, рәсем дә ясыйлар, табышмаклар да чишәләр,- ди 1нче отряд педагогы Татьяна Забегаева.
"Өмет" балалар-сәламәтләндерү лагерында 6 яшьтән 17 яшькәчә булган балалар ял итә. 4нче смена 30нчы августка кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев