Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мамадышта Яр Чаллы турында сөйләштеләр

Тормыш дәресләренең әһәмиятен хәзер укучылар үзләре дә яшерми. Дәрес планына кермәгән, әмма җәмгыятьтә мөһим булган темалар һәр атнада күтәрелә. Шундыйларның чираттагысында безнең иҗат төркеме дә катнашты. Шәһәребезнең 4нче санлы мәктәбе коллективына бу юлысы Яр Чаллы шәһәре хакында сөйләделәр. Кама автомобиль заводына аерым тукталыш ясалды. Дәресне күренекле язучы якташыбыз Мансур Сафин...

Тормыш дәресләренең әһәмиятен хәзер укучылар үзләре дә яшерми. Дәрес планына кермәгән, әмма җәмгыятьтә мөһим булган темалар һәр атнада күтәрелә. Шундыйларның чираттагысында безнең иҗат төркеме дә катнашты.

Шәһәребезнең 4нче санлы мәктәбе коллективына бу юлысы Яр Чаллы шәһәре хакында сөйләделәр. Кама автомобиль заводына аерым тукталыш ясалды. Дәресне күренекле язучы якташыбыз Мансур Сафин һәм автогигант заводы хезмәткәре Михаил Журавлев үткәрә. Яшьләр каласы хакында сөйләгәндә аеруча өлкән сыйныф укучылары игътибар белән тыңлады. Алар чаллының үткәне һәм бүгенгесе, истәлекле урыннары хакында да белделәр.
Теманы 3нче мәктәпне тәмамлаган, бүгенге көндә автогигант каласында яшәүче Михаил Журавлев дәвам итте. Ул йөк машиналары җитештерүгә үзеннән өлеш кертә. Якташыбыз хәзерге вакытта КамАЗ заводында эшли. Металл коялар. Хезмәтен авыр да, хәтта бераз куркыныч та ди. Әмма, 87нче ҺКне тәмамлап, әлеге юнәлешне сайлаганына үкенми. Ул укучыларга да, дәрәҗәле түгел, ә кирәкле һөнәр сайларга тәкъдим итте. Әлбәттә, беренче чиратта, кем генә буласың килсә дә, мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлау. "Мондый дәресләр уздырылу белән сез бик бәхетле. Безнең вакытта юк иде алар",- ди Михаил Журавлев. Соңыннан хөрмәтле кунаклар белән мәктәп архивы өчен истәлеккә фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев