Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мамадышның җәйге балалар лагерьлары башка район укучыларын да кабул итәчәк

Җәйге каникул чорында районыбыз территориясендә урнашкан төрле категориягә караучы лагерьларда 3600 дән артык укучы ял итәчәк. Бу турыда балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру, сәламәтлеген, мәшгульлеген тәэмин итү буенча ведомствоара комиссия утырышында хәбәр иттеләр. Әлеге утырышка кадәр муниципалитетның киңәшмәләр залында шулай ук балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру хакында республика дәрәҗәсендә сөйләштеләр....

Җәйге каникул чорында районыбыз территориясендә урнашкан төрле категориягә караучы лагерьларда 3600 дән артык укучы ял итәчәк. Бу турыда балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру, сәламәтлеген, мәшгульлеген тәэмин итү буенча ведомствоара комиссия утырышында хәбәр иттеләр.

Әлеге утырышка кадәр муниципалитетның киңәшмәләр залында шулай ук балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру хакында республика дәрәҗәсендә сөйләштеләр. Видеоэлемтә режимында барган чарага ТР вице-премьеры Әсгать Сәфәров рәислек итте. Шуннан соң, әлеге тема район масштабында күтәрелде. Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова әйтүенчә, быел җәйге каникул чорында төбәгебез территориясендә эшләүче төрле категория лагерьларда 3675 бала ял итәр дип көтелә. Шуның якынча 2 меңе безнең районныкылар. Аерым алганда, "Кама" стационар лагерында җәй дәвамында 3 смена оештырылып, алар 320 укучыны колачлар дип көтелә. Мәктәп яны лагерьлары быел 31 уку йорты базасында эшләячәк. Аларда 890 бала каникулларының 1 өлешен күңелле уздырыр дип көтелә. 17 мәктәптә оешачак хезмәт һәм ял лагерьлары 300 ләп балага исәпләнелә. Болардан тыш, 110 нан артык үсмер "Зәңгәр шхуна", 150 бала "Йолдызлы десант"та ял итәчәк. Шулай ук, якшәмбе мәктәбе, үзәк мәчет һәм мәдрәсә каршында да елдагыча лагерьлар оештырылыр дип көтелә. Бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләнең берсе- аларда эшләячәк кадрларны туплау. Бер "Кама" лагерына гына да иллеләп хезмәткәр кирәк булачак.
Ведомствоара комиссия утырышында искәртүләренчә, узган сезонда Мамадыштагы җәйге лагерьларда бер генә күңелсезлек очрагы да искәртелмәгән. Быел да безнең район территориясендә каникулларының бер өлешен уздырырга теләп башка шәһәрләрдән дә мөрәҗәгать итә башлаганнар. Билет хаклары апрель азагында билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X