Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Каникулда мәктәпләр ял лагеры вазыйфасын үти

Укучыларның кышкы каникуллары чорында 29нчы декабрьдән-9нчы гыйнварга кадәр мәктәп яны лагерьлары эшли. Шәһәрдәгеләренә йөрүчеләр саны 200 дән артып китә. 4нче санлы мәктәптә эшләүче лагерьның исеме "Кояшкай" дип атала. Анда күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 40 лап бала йөри. Тәрбиячеләр алар өчен кызыклы программа әзерләдек диләр. Ял вакыты иртәнге...

Укучыларның кышкы каникуллары чорында 29нчы декабрьдән-9нчы гыйнварга кадәр мәктәп яны лагерьлары эшли. Шәһәрдәгеләренә йөрүчеләр саны 200 дән артып китә.

4нче санлы мәктәптә эшләүче лагерьның исеме "Кояшкай" дип атала. Анда күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 40 лап бала йөри. Тәрбиячеләр алар өчен кызыклы программа әзерләдек диләр. Ял вакыты иртәнге 9 сәг 30 минуттан, 14 сәг 30 мин-ка кадәр дәвам итә. Спорт уеннары мәдәни чаралар белән чиратлашып алып барыла.
1нче санлы мәктәп базасында "Мультиландия" лагеры эшли. Биредә иртәнге зарядка гадәти булмаган төстә үтә.
Көн саен төрле конкурслар да үткәрәләр икән. Анда яңа талантлар ачыла, ди тәрбиячеләр. Бүген мәсәлән, укучылар үзләре ясаган уенчыкларны тәкъдим итте.
Ә 3нче санлы мәктәп кышкы каникул чорында ишекләрен республика олимпиадаларында район данын яклаячак укучылар өчен ачты. 3 көн дәвамында алар белән ЧДПИ мөгаллимнәре шөгыльләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X