Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кадетлар саны артты

Кадет исемен горур йөртегез! Район башлыгы Анатолий Иванов 4нче санлы мәктәпнең присяга кабул итүче укучыларына әнә шундый теләген җиткерде. Бишенче ел рәттән Җиңү көне алдыннан шәһәр үзәгендәге Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янәшәсендә тантаналы чара уза. Биредә 4нче санлы мәктәпнең 5нче кадет сыйныфында белем алучылар ант кабул...

Кадет исемен горур йөртегез! Район башлыгы Анатолий Иванов 4нче санлы мәктәпнең присяга кабул итүче укучыларына әнә шундый теләген җиткерде.

Бишенче ел рәттән Җиңү көне алдыннан шәһәр үзәгендәге Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янәшәсендә тантаналы чара уза. Биредә 4нче санлы мәктәпнең 5нче кадет сыйныфында белем алучылар ант кабул итәләр.
Укучыларның әлеге шатлыкларын уртаклашырга дип әти-әниләре, ветераннар, дуслары һәм рәсми затлар да килгән иде. Беренче булып изге теләкләрен район башлыгы Анатолий Иванов җиткерде.
-Кадет исемен горур йөртүегезне, аңа тап төшермәвегезне телим!-диде район башлыгы.
Соңгы 4 елда кадет таныклыгына 225 укучы ия булган. Бүген алар янәшәсенә тагын 25 үсмер өстәләчәк. Тик аңа кадәр ант сүзләре укыла.
Бүгенге көндә 4нче санлы мәктәптә 9 кадет сыйныфы исәпләнә, аларда 229 укучы белем ала.
- Кадет сыйныфларында белем алучылар ант кабул иткәнче әзерлек курсы узалар. Бары шуннан соң гына аларга кадет таныклыгы тапшырыла. Һәм горур төстә әлеге исемне йөртә алалар,- ди 4нче санлы мәктәпнең кадет корпусы җитәкчесе урынбасары Алмаз Гарипов.
Кадет сыйныфларында башкаларга үрнәк итеп куярлык укучылар белем ала. Мәсәлән, 7 сыйныф укучысы Олеся Култышева хакында шулай дип әйтергә мөмкин. Тантана барышында 4нче санлы мәктәпнең "Иң яхшы кадет" исеменә лаек булган әлеге шәкертенә "Долг и честь" медален тапшырдылар.
- Мәктәптә һәм районда узучы барлык чараларда да актив катнашам. Әлеге бүләккә ия булу минем өчен зур дәрәҗә. Аңа тап төшермәс өчен бөтен тырышлыгымны куячакмын,- ди Олеся Култышева.
Тантана һәйкәлгә чәчәкләр салу һәм истәлеккә фотога төшү белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев