Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кадетлар атналыгы концерт белән төгәлләнде

Шәһәребезнең 4нче санлы мәктәбендә кадетлар атналыгы узды. Билгеле булганча, һәр кадет хәрби һәм физик әзерлеккә генә ия булырга түгел, ә җырлый һәм бии белергә дә тиеш икән. Аларның хисап концертында безнең иҗат төркеме дә булып кайтты. Кадетлар атналыгы 4нче санлы мәктәптә хәрби-патриотик ай кысаларында узды. Мондый чара үткәрү мәктәп коллективы...

Шәһәребезнең 4нче санлы мәктәбендә кадетлар атналыгы узды. Билгеле булганча, һәр кадет хәрби һәм физик әзерлеккә генә ия булырга түгел, ә җырлый һәм бии белергә дә тиеш икән. Аларның хисап концертында безнең иҗат төркеме дә булып кайтты.

Кадетлар атналыгы 4нче санлы мәктәптә хәрби-патриотик ай кысаларында узды. Мондый чара үткәрү мәктәп коллективы өчен традициягә әверелде. Һәр кадет сыйныфы конкурста катнашу өчен презентация әзерләргә тиеш булган. Аның төп шарты- барлык ирешкән уңышларны да чагылдыру. Атна дәвамында укучылар физик һәм хәрби әзерлек, теоретик биремнәр буенча иң яхшыларны ачыкладылар. Бәйгенең соңгысы иҗади осталык юнәлешендә иде.
- Без һәр ел саен шушындый чаралар үткәрәбез. Кадетлар аларда бик теләп катнашалар, яңа талантлар ачыла,- ди педагог-оештыручы Алмаз Гарипов.
Бу көнне сәхнәдә җыр-биюләр яңгырады, кадет хоры чыгыш ясады. Яшь талантларны бәяләргә бөек ватан сугышы, тыл ветераннары, Әфган һәм Чечнядагы бәрелешләрдә катнашканнар килгән иде. Бәйрәм кунаклары исемлегендә шушы уку йортын тәмамлап, бүгенге көндә хәрби вузларда белем алучы студентлар да бар иде.
- Кайчандыр мин шушы уку йортында, кадет сыйныфында белем алдым. Хәзер хәрби югары уку йортында укыйм. Мондагы мөгаллимнәремә зур рәхмәтлемен. Биредә туплаган тәҗрибә вузда да, тормышта да нык ярдәм итә,- ди Николай Васильев.
4нче мәктәп кадетлары югары дәрәҗәдәге әзерлекләрен республика күләмендә дә исбатладылар. Югары сыйныф укучылары Татарстан буенча 3нче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев