Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кабат БДИ турында

БДИ бетмәячәк, әмма мәктәп укучыларының дәүләт аттестациясе формасы үзгәрергә мөмкин. Бу хакта БДИ буенча муниципаль координаторларның республика семинар-киңәшмәсендә сөйләштеләр. БДИ турында инде ничә ел бәхәсләшсәләр дә, алар тынмый. Иң мөһиме- һәрвакыт аны яклаучылар яки яманлаучылар табылып тора. Семинар башланганчы, бу уңайдан без дә район мәгариф бүлеге башлыгының фикере белән кызыксындык....

БДИ бетмәячәк, әмма мәктәп укучыларының дәүләт аттестациясе формасы үзгәрергә мөмкин. Бу хакта БДИ буенча муниципаль координаторларның республика семинар-киңәшмәсендә сөйләштеләр.
БДИ турында инде ничә ел бәхәсләшсәләр дә, алар тынмый. Иң мөһиме- һәрвакыт аны яклаучылар яки яманлаучылар табылып тора. Семинар башланганчы, бу уңайдан без дә район мәгариф бүлеге башлыгының фикере белән кызыксындык.
- Бер яктан БДИ үзен аклады. Аны уңышлы тапшырганнар югары уку йортларына баллар буенча гына керә. Әмма мәсьәләнең икенче ягы да бар. Хәзер укучылар имтиханда кирәк булган фәнгә генә өстенлек бирә. Башка юнәлештә белемнәре сай була димәк. Монысы әлбәттә аянычлы ягы,- ди Вәзир Фәизов.
Семинар-киңәшмә барышында БДИ нын калдырыргамы, әллә юкмы кебек сораулар күтәрелмәде. Республиканың мәгариф сыйфатын мониторинглау үзәге директоры Ирина Сахнова әйтүенчә, БДИ бар һәм булачак. Ул укучылар белеменә объектив бәя бирү системасы, ди Ирина Сахнова. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Вәзир Фәизовка үзәк белән тыгыз хезмәттәшлек алып барганы өчен рәхмәт хаты тапшырдылар.
Укучыларның дәүләт аттестациясе нәтиҗәләре белән семинарда катнашучыларны мәгариф сыйфатын мониторинглау үзәгенең бүлек киңәшчесе Гөлфия Зиганшина таныштырды. Аның әйтүенчә, республика буенча БДИ күрсәткечләре Россиянекенә караганда югарырак икән. Әмма, 2011 елда нәтиҗәләр тагын да яхшырак булган. Мисал өчен, илдәге иң популяр фәннәрдән саналган җәмгыять белеменнән Татарстан 42 нче урынны гына алган. Тагын бер күңелсез сан- 84. БДИ нын оештыру һәм үткәрүдә шуның кадәр кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Шуларның 42 очрагы укучылар гаебе белән чыккан, ә башкалары өчен гаепле дип оештыручылар һәм имтихан тапшыру пунктлары җитәкчеләрен атаганнар.
Семинарда катнашучылар белән 2013 нче ел БДИ, хокукый үзенчәлекләр хакында да сөйләштеләр. Быелның көзендә мәктәп укучыларының информатика фәненнән имтихан тапшырып карау мөмкинлеге булачагы хакында да хәбәр иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев