Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

IT пилотлы проект тормышка аша

Икенче санлы лицей - электрон белем бирүдә чын мәгънәсендә компетенция үзәгенә әверелде. Биредә район педагоглары гына түгел, ә республика мөгаллимнәре дә белемнәрен арттыра ала. Бу көннәрдә беренче төркем өчен укулар уза. IT пилотлы проекты кысаларында әлеге уку йортында хәзер 30ар нетбуклы алты мобиль сыйныф исәпләнә. Алар районыбызда гына түгел, республика...

Икенче санлы лицей - электрон белем бирүдә чын мәгънәсендә компетенция үзәгенә әверелде. Биредә район педагоглары гына түгел, ә республика мөгаллимнәре дә белемнәрен арттыра ала. Бу көннәрдә беренче төркем өчен укулар уза.

IT пилотлы проекты кысаларында әлеге уку йортында хәзер 30ар нетбуклы алты мобиль сыйныф исәпләнә. Алар районыбызда гына түгел, республика буенча да мастер-класслар, белем күтәрү курслары оештырылар.
- Без беренче төркемне районыбызның 13 педагогыннан тупладык. Курсларның максаты электрон белем бирү ресурсларын формалаштыру һәм үстерү,- ди икенче санлы лицейның директор урынбасары Гүзәл Чанышева.
Лицей укучылары белән дә күп эш башкарыла. Узган җомгада мәсәлән, "Мәктәп стеналарыннан чыгып уку" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.
- Флэшмоб- ул нинди дә булса бер идея берләштергән һәм көтелмәгәндә туган кешеләр төркеме. Алар бер үк вакытта илнең төрле почмакларында туарга мөмкин. Безнең бүгенге флэшмобыбыз укучыларны берләштерде,- ди IT пилотлы проект супервайзеры Наталья Кудимова.
Нетбукларын күтәргән башлангыч сыйныф укучылары парталары артыннан паркка, урамга чыгып, пейзажлар төшерде. Әлеге уку йортының 8нче "б" сыйныф укучылары "Безнең искиткеч гаилә", 7нче "б"лар "Без хәтерлибез" Россия сайтларында үзләренең мәктәпләре, гаиләләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары турында сөйлиләр. "Анда ил буйлап җыелган мәгълүматтан без тулы бер Хәтер китабы туплаячакбыз,"- ди Наталья Кудимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев