Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Инглиз телен авылда яхшырак беләләр

Инглиз телен иң яхшы белүчене ачыкладылар. Кичә 3нче санлы мәктәп базасында конкурс үтте. Районда мондый чара тәүге мәртәбә генә оештырыла. Анда 50 дән артык номер катнашты. "Инглиз телендә сөйлибез һәм җырлыйбыз" дип исемләнгән конкурс мондый киң масштабта әле беренче тапкыр гына үткәрелә. Финал өлешендә 120 дән артык кеше катнашты. Әлеге...

Инглиз телен иң яхшы белүчене ачыкладылар. Кичә 3нче санлы мәктәп базасында конкурс үтте. Районда мондый чара тәүге мәртәбә генә оештырыла. Анда 50 дән артык номер катнашты.

"Инглиз телендә сөйлибез һәм җырлыйбыз" дип исемләнгән конкурс мондый киң масштабта әле беренче тапкыр гына үткәрелә. Финал өлешендә 120 дән артык кеше катнашты. Әлеге чараны район мәгариф бүлеге һәм мәгълүмати-методик үзәк вәкилләре оештыра.
- Инглиз телен камил белү бервакытта да әрәмгә булмаячак. Ул сезгә әле киләчәктә дә ярдәм итәр. Хәзерге заман кешесенә бу тел эштә дә, тормышта да кирәк. Киләсе елга конкурста катнашучылар саны тагын да артсын иде,- ди Артур Ефимов.
Конкурсантлар тарафыннан төрле номерлар әзерләнгән иде. Алар инглиз телендә җырлар да башкардылар, шигырьләр сөйләделәр һәм нинди дә булса күренешне сәхнәләштерделәр. Моннан күренгәнчә, балалар чит телдә иркен аралаша, җырга да оста, артистлык сәләтләре дә бар. Чыгышларны жюри вәкилләре бәяләп барды. Нәтиҗәдә, 3нче урынны үзара Югары Сон мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Рәмис Шәкүров, 2нче лицейның 6нчы сыйныфыннан Камилла Штенгауэр һәм шушы ук уку йортыннан Эльвина Габдрахманова белән Алсу Фазлыева бүлеште. Икенче урынны Түбән Ушма мәктәбеннән Гүзәл Җиһаншина яулады. Ә беренче урынга Түбән Сон мәктәбеннән Динә Мөбарәкшина һәм икенче лицейдан Нәзилә Хәсәнова лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев