Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Хезмәт чиреге нәтиҗәләре

Мәктәпләрдә хезмәт чиреге дәвам итә. Белем бирү учреждениеләре кышлык азык запасы әзерли, бер өлешен сатып, мәктәп кассасын тулыландыра. Безнең иҗат төркеме Җөри төбәгендә әлеге эшләрнең барышы белән танышты. Җөри урта мәктәбенең бер төркем укучылары хезмәт практикасын кишер түтәлендә уза иде. Әлеге төр культураны коллективта 50 сутый мәйданда үстерәләр. Быел шундый...

Мәктәпләрдә хезмәт чиреге дәвам итә. Белем бирү учреждениеләре кышлык азык запасы әзерли, бер өлешен сатып, мәктәп кассасын тулыландыра. Безнең иҗат төркеме Җөри төбәгендә әлеге эшләрнең барышы белән танышты.

Җөри урта мәктәбенең бер төркем укучылары хезмәт практикасын кишер түтәлендә уза иде. Әлеге төр культураны коллективта 50 сутый мәйданда үстерәләр. Быел шундый ук күләмдә кызыл чөгендер, 30-ар сутыйда кәбестә һәм суган үсә. 15 га мәйданны биләүче аренда кишәрлегендә икенче икмәк уңышын җыеп алачаклар. Ә кайбер культуралардан яңа уңыш җыелган да инде.
- Кыярларны җыеп алып тозладык, бер өлешен сатарга да өлгердек. Шулай ук кара карлыган һәм кура җиләгеннән кайнатмалар ясалды,- ди Җөри мәктәбе укытучысы Нурфия Фәләхиева.
Нурфия Фәләхиева әйтүенчә, укучылар хезмәт практикасын график буенча узалар. 10нчы сыйныфны тәмамлаучыларга 20 көн, урта сыйныфларга 10-14 көн билгеләнгән.
- Без хезмәт практикасы вакытында түтәлләрдән чүп утыйбыз, җиләкләр җыябыз. Эш вакыты иртәнге сигезенче яртыдан 11 сәгатькә кадәр сузыла,- ди Регина Андреева.
Узган уку елында Җөри урта мәктәбе коллективы 1 млн сумлык яшелчә, җиләк-җимеш үстергән. Белем бирү йорты директоры Ришат Сәмигуллин әйтүенчә, быел да шушы күрсәткечкә тырышачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев