Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Электрон мәктәп

Шәһәребезнең икенче санлы лицее "Электрон белем бирүдә компетенция мәктәбе" исемен йөртә. Андыйларның саны Татарстанда нибары 53 кенә. Ә районда ул бердән-бер. Әле узган уку елында икенче санлы лицейда 1 компьютер 3 укучыга туры килгән булса, быел бу сан 1,6 га гына калган. Бүгенге көндә уку йортында 482 компьютер исәпләнә. Бу...

Шәһәребезнең икенче санлы лицее "Электрон белем бирүдә компетенция мәктәбе" исемен йөртә. Андыйларның саны Татарстанда нибары 53 кенә. Ә районда ул бердән-бер.

Әле узган уку елында икенче санлы лицейда 1 компьютер 3 укучыга туры килгән булса, быел бу сан 1,6 га гына калган. Бүгенге көндә уку йортында 482 компьютер исәпләнә. Бу бик яхшы күрсәткеч,- ди лицей директоры Салават Гыймранов.
"Электрон белем бирүдә компетенция мәктәбе"нең асылы, лицей мөгаллимнәре үз фәннәре буенча стажировка узалар, аннан шул белемнәрне район укытучыларына да өйрәтәләр. Яңалыкларга ияләшү беренче вакытта авырырак иде,- ди директор урынбасары Елена Шигаева.
- Заманча технологияләр куллануны иң беренче башлангыч сыйныфлардан башладык. Интерактив җиһазларга тиз генә ияләнеп беттеләр, дип әйтә алмыйм. Дөрес, хәзер осталыклары камилләшә башлады,- ди Елена Шигаева.
Бу уку елын лицей коллективы 8 яңа мобиль сыйныф белән каршы алды. Аларның бәясе 5 млн. 600 мең сумга тигез. Мондый сыйныфлар биредә хәзер 12 гә тулды. Мондый күрсәткеч республиканың бер генә мәктәбендә дә юк,- ди лицей директоры. Күпчелек дәресләр хәзер нәкъ менә мобиль сыйныфлар ярдәмендә уза. Мәсәлән, әлеге контроль эшнең барышын укытучы һәм укучылар үзләре дә тактадагы экраннан күреп белә алалар. Анда һәр укучының исем фамилиясе, ничә биремне эшләгәне, билгесе күренеп тора.
- Һәр мобиль сыйныф 30 ноутбук яки нетбуктан гыйбарәт. Бу укучыларның яшеннән чыгып билгеләнә. Аларның үз тартмасы бар. Дәрес беткәч, шунда җыеп куялар һәм башка сыйныфларга күчерергә мөмкин,- ди мәгълүматлаштыру буенча директор урынбасары Илдар Хәйруллин.
Мондый вазыйфа шулай ук районда әлегә бердән-бер. Ул быелның языннан кертелгән. Шулай ук чираттагы яңалыкларның берсе- лабораториясе булган экология комплексы.
Һәр фән сыйныфында булган экран һәм проекторлар, электрон дәреслекләр лицейчылар өчен яңалык түгел инде. Бу уку елында барлык башлангыч сыйныфларда һәм 3 урта сыйныфта интерактив такта эшли. Быел китапханә дә мәгълүматлаштырылган. Бирегә 5 моноблок урнаштырганнар.
- Әлеге моноблоклар ярдәмендә дәреслекләрнең электрон төрләрен укырга, интернет челтәреннән кирәкле мәгълүмат эзләргә мөмкин. Укучылар да, педагоглар да яратып куллана. Аның аша райондагы башка китапханәләр базасын да күрергә мөмкин,- ди китапханәче Надежда Потеряхина.
Башка мәктәпләр өчен яңалык булган җиһазларның берсе- "Минем мәктәбем сәламәтлеге". АРМИС җайланмасы укучылар сәламәтлеген диагностикалауны максат итә. Анда балалар елга бер мәртәбә тикшеренү узып, аның нәтиҗәләре әти-әниләргә бирелә икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев