Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Чыгарылыш сыйныфлар өчен урак өсте

11 нче сыйныфлар өчен Бердәм дәүләт имтиханнары башланды. Аның төп "дулкыны" 21 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Быел укучыларга 14 предметтан сынау бирергә тәкъдим ителә. Алдагы еллардагыча рус теле һәм математикадан сынау бирү - мәҗбүри, ә калган предметларны сайлап алырга мөмкинлек бирелә. Мондый тәртип дәүләт чыгарылыш аттестациясен тапшыручы 9нчы сыйныфларга да...

11 нче сыйныфлар өчен Бердәм дәүләт имтиханнары башланды. Аның төп "дулкыны" 21 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Быел укучыларга 14 предметтан сынау бирергә тәкъдим ителә. Алдагы еллардагыча рус теле һәм математикадан сынау бирү - мәҗбүри, ә калган предметларны сайлап алырга мөмкинлек бирелә. Мондый тәртип дәүләт чыгарылыш аттестациясен тапшыручы 9нчы сыйныфларга да кагыла.

Шәһәребезнең 3 мәктәбендә бүген районның 9нчы сыйныфын тәмамлаучылар математика фәненнән чыгарылыш имтиханнарын тапшырды. Бу алар өчен рус теле белән беррәттән мәҗбүри фән булып санала.
Дәүләт чыгарылыш аттестациясе иртәнге 10 га билгеләнгән булса да, ул башланырга әле берничә сәгать кала ук мәктәп яны укучылар авазыннан гөрләп тора иде. Дулкынланганнарын берсе дә яшерми. Үзләре искәртүенчә, бүгенге мөһим чарага ел дәвамында әзерләнгәннәр.
Ә 11нче сыйныфны быел районыбызда 338 укучы тәмамлый. БДИ тапшыручылар 340. 2 кеше узган елгы чыгарылыштан. Яңалыкларга килгәндә, быел имтихан бирүче һәр укучы БДИ тапшыруның бөтен нормалары, кагыйдәләре һәм хокуклар белән танышмын дигән документка кул куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев