Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зиратта- хезмәт өмәсе

Бу көннәрдә хезмәт өмәләре оешма-предприятиеләргә беркетелгән территорияләр һәм шәхси секторда гына түгел, ә зиратларда да уза. Мондый чараны Урта Кирмән авылында да үткәрделәр. Урта Кирмән авылы зиратында хезмәт өмәсе традиция буенча елга ике мәртәбә уза. Аның берсен ноябрь, ә чираттагысын май бәйрәмнәренә туры китереп оештыралар. - Зиратыбызда өмә бик оешкан...

Бу көннәрдә хезмәт өмәләре оешма-предприятиеләргә беркетелгән территорияләр һәм шәхси секторда гына түгел, ә зиратларда да уза. Мондый чараны Урта Кирмән авылында да үткәрделәр. Урта Кирмән авылы зиратында хезмәт өмәсе традиция буенча елга ике мәртәбә уза. Аның берсен ноябрь, ә чираттагысын май бәйрәмнәренә туры китереп оештыралар.

- Зиратыбызда өмә бик оешкан төстә бара. Ялларга кайткан кунаклар да шактый. Катнашучылар арасында яшьләребезнең дә булуы аеруча сөенечле,- ди Урта Кирмән мәхәлләсе имамы Рафаил хәзрәт Гыйниятуллин.
Мондый чара авыл аксакалларыннан башка гына узмый. Урта Кирмәннең иң өлкән кешеләренең берсе Фазылҗан абый Мөхәммәтҗанов та кулына балта тотып, каберлекләрне корган агач, чүп үләннәреннән чистартырга килгән.
- Зират территорияләрен җыештырып тору өчен бернинди дә штат каралмаган. Димәк, бу күмәк эш, халык эше булырга тиеш. Шунысы сөенечле, авылыбызда әлеге изге эшкә битараф карамыйлар,- ди ул.
Әлеге чараның әһәмиятен Рәхимулла абый Хәмидуллин да ассызыклый.
- Мондый өмәләр үткәрү бик кирәк, дип исәплим. Үзем аларның һәрберсендә катнашырга тырышам. Әби-бабайларыбызга безнең мөнәсәбәт нинди булса, безгә дә шулай караячаклар,- ди ул.
Зират территориясеннән җыелган чүпләрнең бер өлеше арбага төяп түгелсә, утынга ярардайлары өемнәрдә калды. Елдагыча, аларны мохтаҗларга бирәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев