Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзе офицер, үзе– дин әһеле

Дин әһеле, офицер, рәссам, музыкант... Бу һөнәрләр исемлеге түгел. Алар бер кеше хакында. Мамадыш сәхнәсендә Виктор атакай Иванов чыгыш ясады. Ул Уфаның Изге Пантелеимонов храмы протоирее. Виктор Иванов Башкортстанда бердән-бер изге хәрби, "Александр Невский" хәрби-патриотик клубын оештыручы булып тора. Ул хәрби һава көчләре офицеры булырга хыялланган. Әмма десантта хезмәт итәргә...

Дин әһеле, офицер, рәссам, музыкант... Бу һөнәрләр исемлеге түгел. Алар бер кеше хакында. Мамадыш сәхнәсендә Виктор атакай Иванов чыгыш ясады. Ул Уфаның Изге Пантелеимонов храмы протоирее.

Виктор Иванов Башкортстанда бердән-бер изге хәрби, "Александр Невский" хәрби-патриотик клубын оештыручы булып тора. Ул хәрби һава көчләре офицеры булырга хыялланган. Әмма десантта хезмәт итәргә аңа башта сәламәтлеге комачаулый. Армиягә кадәр дзюдо, кул сугышы, коралдан ату, авыр атлетика белән шөгыльләнә, 6 тапкыр парашют белән сикерә. Хезмәт иткәннән соң, энергетика техникумына укырга керә. Параллель рәвештә каравылчы һәм кул сугышы буенча тренер булып эшли. 1997нче елдан дин әһеле. Виктор Иванов әйтүенчә, үзеңне физик яктан гына түгел, ә рухи өлкәдә дә яклый белергә кирәк. Шушы максатлардан чыгып, ул храмда тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләр белән шөгыльләнә башлый. 2002нче елда "Александр Невский" хәрби-патриотик клубы оеша. Беренче дәрескә нибары алты гына үсмер килсә, 2 айдан аларның саны иллегә тула. Бүгенге көндә берләшмәгә кызлар да йөри икән.
Красногорка мәдәният йорты сәхнәсендә Уфа кунагы үзе иҗат иткән әсәрләрне дә башкарды. Концерт программасында шулай ук тамашачы белән аралашу да каралган иде.
Җырларында да, тәнәфесләр вакытында да Виктор Иванов рухи халәтне сәламәт итеп тәрбияләү, милли традицияләрне яңарту хакында сөйләде. Ул тамашачыны изгелек кылырга, чисталыкка, намуслылыкка, актив тормыш рәвеше алып барырга чакыра.
Виктор Иванов сәхнәгә бер чыкканында хәрби формадан, икенчесендә дин әһелләре киеменнән иде. Шушы ике образны чиратлаштырып алып баруы кыен түгелме, дигән сорауга, ул түбәндәгечә җавап бирде.
- Дин әһеле дә, хәрби кешеләр дә ватанына хезмәт итәләр. Мин дә шушы рәвешле изге бурычымны үтим,- ди Виктор Иванов.
Ул Мамадышка алга таба да киләчәкмен, дип вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев