Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йорт төзергә дәүләт ярдәм итә

Районыбыздан "Яшь гаиләләрне һәм белгечләрне торак белән тәэмин итү" программасында катнашучылар исемлегендә Яковлевлар да бар. Алар ирле-хатынлы авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя. Тулырак итеп, алдагы материалда. Кумырык авылындагы әлеге мәһабәт йортка нигез 2009 нчы елны салына. Нәкъ менә шул чорда Яковлевлар гаиләсенә дәүләт ярдәме килгән. 800 мең сумнан артык акчаны...

Районыбыздан "Яшь гаиләләрне һәм белгечләрне торак белән тәэмин итү" программасында катнашучылар исемлегендә Яковлевлар да бар. Алар ирле-хатынлы авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя. Тулырак итеп, алдагы материалда.

Кумырык авылындагы әлеге мәһабәт йортка нигез 2009 нчы елны салына. Нәкъ менә шул чорда Яковлевлар гаиләсенә дәүләт ярдәме килгән. 800 мең сумнан артык акчаны алар "Яшь гаиләләрне һәм белгечләрне торак белән тәэмин итү" программасында катнашып ала.
- 2009 нчы елның март аенда беренче акча күчте инде безгә. Июль айларында эшне башладык. Ул елны йортны түбә астына керттек. Алдагы елларда эчке эшләр башкарылды. Быел өялдын төзеп бетердек,- ди Марина Яковлева.
Өйнең зурлыгы 10/ 10 метр. Зал бүлмәсе бишкә 4,5 метрны тәшкил итә. Бүлмәараларын борыстан эшләткәннәр, таш стенаның башка урыннары эчке яктан вагонка белән төрелгән.
- Яңа өебез бик матур килеп чыкты. Үзебез теләгәнчә эшләдек бит. Дөрес, безгә проект биргәннәр иде, аны да файдаландык. Биредә зал, ике йокы, аш бүлмәләре, котельняя булачак,- ди Марина.
Илья һәм Марина Яковлевлар "Нократ" агрофирмасында хезмәт куя. Хуҗабикә бүгенге көндә өченче балалары белән декрет ялында икән. Әлегә алар әниләре белән 60 нчы елларда төзелгән йортта яшиләр. Яңасына күчәр өчен газ һәм электр энергиясен кертергә кирәк. Өй туен бәлки киләсе язга билгеләп үтәрбез, ди Яковлевлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев