Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язмыш аны төрлечә сыный

1нче декабрьдән физик мөмкинлекләре чиклеләр декадасы старт ала. Шул уңайдан без дә тормыш сынауларына җәлеп ителгән язмышлар хакында сөйләячәкбез. Бүгенге сюжетның герое- Буятовлар гаиләсе. Безнең иҗат төркемен Валентина ачык йөз белән каршы алды. Алар кеше фатирында яшиләр икән. Беренче карашка гадәти гаилә кебек. Әмма аралашкач, әни кешенең көндәлек пробемалар белән...

1нче декабрьдән физик мөмкинлекләре чиклеләр декадасы старт ала. Шул уңайдан без дә тормыш сынауларына җәлеп ителгән язмышлар хакында сөйләячәкбез. Бүгенге сюжетның герое- Буятовлар гаиләсе.
Безнең иҗат төркемен Валентина ачык йөз белән каршы алды. Алар кеше фатирында яшиләр икән. Беренче карашка гадәти гаилә кебек. Әмма аралашкач, әни кешенең көндәлек пробемалар белән бергә физик мөмкинлеге чикле бала тәрбияләвен аңладык...
Валентина кияүгә Минзәлә егетенә чыга. 1996 нчы елда беренче балалары туган. Кызга Гөлчәчәк исемен кушалар. Бәхет артыннан гаиләгә кайгы да килә. Баланың сәламәтлеге начар. Табиблар аңа ДЦП диагнозы куялар...
3 елдан соң гаиләнең сау-сәламәт уллары туа. Бу сөенеч тә озакка бармый. Гаилә башлыгы тормыш иптәше һәм газиз балаларын язмыш кочагына ташлап, чыгып китә. Терәгем һәм ярдәмчем булыр, дип Валентина кабаттан тормышка чыга. Бу юлысы Мамадыш районы, Усали авылы егетенә. Гаиләдә ике сабый дөньяга килә. Әмма чираттагы мәртәбә Валентина ирсез, балалар әтисез калалар. Бу ире дә гаиләне калдырып китә...
Без Валентина белән аралашкан чагында Гөлчәчәк игътибар белән тыңлап утырды. Әнисе: "Мин кызымны бик нык яратам",- дигәч, аның күзләрендә яшь тула. ДЦП диагнозы булуына карамастан, бала барысын да аңлый икән. Валентинага балалар тәрбияләүдә әтисе зур терәк. Ул оныкларын кайчан ашатырга, кайчан йоклатырга икәнен яхшы белә. Аның өчен гаиләдәге барлык сабыйлар да бердәй якын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев