Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшәү дәртен эш бирә

Алты дистә елдан артык гомерен хезмәткә багышлаган кешене күргәнегез бармы сезнең? Бар ул бездә андый кеше. Бүген, үзенең 80 яшен тутырган көнне дә, иртә таңнан эшкә кузгалды шәһәрдәшебез Юрис Галиуллин. Гөлназ Мөхәммәтҗанова Сугыш елларындагы бала чагында "Паровоз" атлы үгезне җигеп бер көн калмый эшкә йөри ул. Армиядә хезмәт иткәндә яшь...

Алты дистә елдан артык гомерен хезмәткә багышлаган кешене күргәнегез бармы сезнең? Бар ул бездә андый кеше. Бүген, үзенең 80 яшен тутырган көнне дә, иртә таңнан эшкә кузгалды шәһәрдәшебез Юрис Галиуллин. Гөлназ Мөхәммәтҗанова Сугыш елларындагы бала чагында "Паровоз" атлы үгезне җигеп бер көн калмый эшкә йөри ул. Армиядә хезмәт иткәндә яшь солдатларны тәрбияләүдәге уңышлары өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнү, туган авылы Түбән Ушма мәктәбендә производство бригадасы җитәкчесе буларак үз уңышлары белән бөтен район мәктәпләренә үрнәк күрсәтү, мәгариф бүлеге инспекторы булып эшләгән елларында барлык белем йортларының үз бакчаларын булдыру өстендә эшләү, авыл Советы рәисе вакытында урамнарга агачлар утырту, клуб төзү, хәзерләүләр конторасы директоры чорында республика буенча беренчелекне бирмәү, Центросоюзның күчмә Кызыл байрагы һәм күп төрле Мактау грамоталары белән бүләкләнүләр-барысы да Юрис аганың тормыш китабына язылган юллар. Кечкенәдән эшләп үскәнгәдер, пенсия яшенә җиткәч тә үзеннән җаваплылыкны төшерми ул. 1994 елда Мамадыш "сельхозхимия"сенә азык җитештерү буенча директор урынбасары булып урнаша. Анда да тынгысызлыгы, уңышка омтылучанлыгы белән аерылып тора. Ә соңгы сигез елда язмам герое-"Трудовик" җәмгыяте хезмәткәре. "Иртәнге биштән дә калмый эшкә чыгып китә. Өйдә утыру турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Эштән тәм табып, энергия алып яши ул",-ди хәләл җефете Разыя апа. Ә энергия тормыш иптәшендә, чыннан да, җитәрлек, күз генә тимәсен. "Трудовик"та гараж мөдирен бары уңай яктан гына телгә алалар. Басу-кырларда эшләүче техникалар көйсезләнеп китсә, шунда ук үзенең "Ока"сына кирәкле запчастьләрне салып Юрис абый килеп җитә. Кайчакта хезмәткәрләргә ашау илтергә дә туры килгәли үзенә. Гомумән, хуҗалыкның киңкырлы белгече, җитәкчелекнең уң кулы, нинди эшкә кушсалар, барын да җиренә җиткереп башкара, һәркайда, һәркемгә үрнәк булып тора. Машинадан төшеп, җәяү атлаганда да җилдән җитез йөрүче ир солтанының йорт-җирендә дә тормышы гөрләп бара. Олыгайган көннәрендә дә Разыя апа белән бергәләшеп малларын да тоталар, бакчаларында күпләп яшелчә-җимеш үстерәләр. Дөрес, хәзер кайбер эшләрдә ярдәм итәргә балаларны да чакырырга туры килгәли. Балалар-оныклар, шөкер, һәрвакыт әти-әниләре янына килергә ашкынып торалар. 55 ел иңне иңгә куеп яшәүче Галиуллиннар бүген биш балаларының бәхетләренә сөенеп туя алмыйлар. Һәркайсының тормышта үз урыны, 12 оныкның үз уңышлары, күбесенең үз гаиләсе бар, 6 оныкчык үсеп килә. Тигезлектә, татулыкта-саулыкта гомер итүче өлкән буын вәкилләренә шуннан да зур бәхет булырга мөмкинме соң? Гаилә бәхетенә, һәр туган таңга сөенеп, алны-ялны белми эшеннән тәм табып яшәүче Юрис абыйдан: "Яшегез бара бит, эштән туктап, өйдә ял итәсегез килмиме?"-дип сорыйм. Җавабы бик гади булды: "Эшсез торсаң, сәламәтлек какшавы бар". Саулыгыгыз нык булып, һаман шулай хезмәттәшләрегезне ярдәмнәрегез белән сөендереп, Разыя апа белән тигезлектә, әле озак еллар балаларыгызга-оныкларыгызга терәк, райондашларыбызга үрнәк булып яшәргә язсын, Юрис абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X