Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ярминкәләр башланды

Күпләр өчен көтеп алган ярминкә сезоны башланды. Алар 23 нче мартка кадәр дәвам итәчәк. Беренче сәүдәне Халыкара өлкәннәр көненә багышладылар. Иртә таңнан ук район мәдәният йорты каршында мамадышлылар сәүдә рәтләрендә үзләренә ошаган, бәяләре үтемле товарларны сайларга керештеләр. Ассортимент мулдан иде бу көнне. Бәяләр дә зарланырлык түгел. Халыкара өлкәннәр көненә багышланган...

Күпләр өчен көтеп алган ярминкә сезоны башланды. Алар 23 нче мартка кадәр дәвам итәчәк. Беренче сәүдәне Халыкара өлкәннәр көненә багышладылар.

Иртә таңнан ук район мәдәният йорты каршында мамадышлылар сәүдә рәтләрендә үзләренә ошаган, бәяләре үтемле товарларны сайларга керештеләр. Ассортимент мулдан иде бу көнне. Бәяләр дә зарланырлык түгел.
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган ярминкә өчен районыбызның барлык а/х оешмалары, авыл җирлекләре, аларда эшләүче учрежденияләр җаваплы иде. Шәдче авыл җирлеге сәүдә мәйданына килүчеләрне кайнар коймак һәм тәмле чәй белән сыйлады.
Сатып алучыларның күпчелеген өлкән яшьтәгеләр тәшкил иткән ярминкәдә лаеклы ялда булган абый-апаларга игътибар аеруча зурдан булды бу көнне. Алар өчен социаль такси эшләде, бер төркем волонтерлар хезмәт күрсәтте.
- Без өлкәннәргә ярминкәдә сатып алынган товарларын өйләренә кайтарып куюда ярдәм итәбез,- ди 87 нче санлы ҺК волонтеры Азат Йосыпов.
Үзәк мәйданда "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан "Изгелек" кәрҗине оештырылган иде. Ярминкәгә килгәннәр аңарга авыл хуҗалыгы товарлары салдылар.
- Без изге күңелле мамадышлылардан җыелган күчтәнәчләрне аларны үстерергә мөмкинлекләре булмаган, фатирларда яшәүче өлкән шәһәрдәшләребезгә таратабыз. Акциягә беренче булып Көек-Ерыкса, Омар, Отарка авыл җирлекләре кушылды,- ди "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең бүлек мөдире Светлана Сорокина.
"Кайгырту" үзәге хезмәткәрләре өлкәннәр өчен "көз букеты" да әзерләгәннәр. Алар йөзләгән әби-бабайга таратылды. Бу көнне инвалидлар җәмгыяте әгъзалары да читтә калмады. Алар өчен "Әби бәлешләре" исеме астында конкурс оештырылган иде. Ярминкәдә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов ялгыз пенсионерлар, ирләре сугышта һәлак булган толлар өчен оештырылган "Изге телефон" акциясе кысаларында өч кешегә кәрәзле телефоннар да тапшырды.
Ярминкәләр график нигезендә ике атнага бер мәртәбә оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев