Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ярминкәгә суыклар киртә түгел

Авыл хезмәтчәннәрен кышкы салкын куркытмый. Һава температурасы түбән булуына карамастан, узган шимбәдә алар шәһәрдәшләребезне продукция белән тәэмин итте. Шәһәребездәге быелгы соңгы ярминкәне Кирмән зонасы үткәрде. Иртәнге якта термометрлар минус 30 градус күрсәтүгә дә карамастан, сәүдәне башлап та җибәргәннәр иде инде алар. "Бу юлы халык сөт һәм сөт продуктларын бик тиз...

Авыл хезмәтчәннәрен кышкы салкын куркытмый. Һава температурасы түбән булуына карамастан, узган шимбәдә алар шәһәрдәшләребезне продукция белән тәэмин итте.

Шәһәребездәге быелгы соңгы ярминкәне Кирмән зонасы үткәрде. Иртәнге якта термометрлар минус 30 градус күрсәтүгә дә карамастан, сәүдәне башлап та җибәргәннәр иде инде алар. "Бу юлы халык сөт һәм сөт продуктларын бик тиз алып бетерде,"-ди Уразбахты җирлеге башлыгы Рәфкать Кәримов. Әлеге авылдан Ибраһим Исмәгыйлов белән Фәрит Сәгъдиев күп итеп каз түшкәләре дә алып килгәннәр иде. Гомумән бу ярминкәдә каз һәм бозау итләре бик күп сатылды. Моны сәүдә рәтләре белән танышкан комиссия вәкилләре дә билгеләп үтте. Ә Түбәнякеләр, гадәтләренә тугры калып, бик күп итеп пешкән әйберләр алып килгәннәр. Сәвия Шиһапованың өстәленнән ярминкә буе кеше өзелмәде. Кайнар чәй, пешкән әйберләр белән бик күп мамадышлыларны сыйлады ул. "АПК "Азык-төлек программасы" өч машина белән салам, печән, ашлык китергән. Алар да барлык әйберләрен сатып бетереп кайтып киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев