Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ярдәмгә мохтаҗларга игътибар кирәк

Без ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә игътибар күрсәтәбезме? Әлеге сорауга җавап эзләү ниятеннән 87 нче санлы ҺК волонтерлары шәһәребезнең Совет урамына чыкты. Чынлыкта әлеге егет сау-сәламәт һәм ул 87 нче санлы ҺК белем ала. Ә бүген аңа инвалид кеше ролен башкару йөкләнгән. Әлеге чара безнең шушы категориядәгеләргә нинди мөнәсәбәттә булуыбызны ачыклау максатыннан...

Без ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә игътибар күрсәтәбезме? Әлеге сорауга җавап эзләү ниятеннән 87 нче санлы ҺК волонтерлары шәһәребезнең Совет урамына чыкты.

Чынлыкта әлеге егет сау-сәламәт һәм ул 87 нче санлы ҺК белем ала. Ә бүген аңа инвалид кеше ролен башкару йөкләнгән. Әлеге чара безнең шушы категориядәгеләргә нинди мөнәсәбәттә булуыбызны ачыклау максатыннан оештырыла. Бозлавык юлдан инвалид булып кыланучы егет таякка таянган хәлдә атлый. Бу тәҗрибә якынча ярты сәгатькә сузылды. Шушы вакыт аралыгында нибары 2 кеше генә ярдәм итәргә тели. Шуларның берсе- бала белән баручы яшь кыз иде. Ул булышырга теләгәч, волонтерлык хәрәкәтендә катнашучылар алар янәшәсенә килеп хәлне аңлаттылар, рәхмәт белдерделәр.
- Мин әлеге кеше яныннан битараф кына уза алмадым. Интеккәнен күреп, ярдәм итәргә булдым. Аяк асты тайгалак. Сәламәт кешегә дә атлавы кыен.
Шунысын да искәртү зарур, битарафлык күрсәтеп янәшәдән узучыларның күбесе яшьләр иде. Ә менә Фәрит Яруллин бу рәвешле үтә алмаган.
- Мондый чара оештыручыларга әфәрин, дип әйтәм. Мин моны уен дип уйламадым да, ярдәмгә мохтаҗ кешене күрдем дә, булышырга уйладым,- ди Фәрит Яруллин.
Флэшмобны оештыручылар мәрхәмәтле шәһәрдәшләребезгә истәлек бүләкләре дә әзерләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев