Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ветеранның 67 нче Җиңү язы

Сугыш чоры истәлеген хатирәләр тулы йөрәге һәм бер кочак медальләре саклый. Ул еллар вакыйгаларын Галиәхмәт абый иркенләп сурәтли алмый инде. Бөек Ватан сугышы ветеранының сәламәтлеге какшаган. Көек-Ерыкса авылындагы әлеге йортта Бөек Ватан сугышы ветераны Галиәхмәт абый Динмөхәммәтов гомер кичерә. 1922нче елгы ул. Быелның 13нче мартында 90 яшен тутырган. Бүгенге көндә...

Сугыш чоры истәлеген хатирәләр тулы йөрәге һәм бер кочак медальләре саклый. Ул еллар вакыйгаларын Галиәхмәт абый иркенләп сурәтли алмый инде. Бөек Ватан сугышы ветеранының сәламәтлеге какшаган.

Көек-Ерыкса авылындагы әлеге йортта Бөек Ватан сугышы ветераны Галиәхмәт абый Динмөхәммәтов гомер кичерә. 1922нче елгы ул. Быелның 13нче мартында 90 яшен тутырган. Бүгенге көндә апасының кызы Раузалия Кәримова тәрбиясендә.
- 2006нчы елда Галиәхмәт абый инсульт кичерде. Шуннан соң начар сөйләшә, ишетүе дә кимеде,- ди Раузалия.
Галиәхмәт абый фронтка армиягә киткән җиреннән эләгә. Яу кырына 41нче елны керә ул. Берничә мәртәбә госпитальдә ятып чыккан. Ватан өчен көрәштә кулы һәм күзе яралана.
Сөйләр сүзләре, искә алырлык хатирәләре шактый ветеранның. Әмма сәламәтлеге бу мөмкинлектән мәхрүм итә...
Раузалия Кәримова әйтүенчә, Галиәхмәт абый әле хәзер дә гел хәрәкәт итәргә ярата. Көннәр җылыткач ишегалды, бакчадан алып кереп булмый үзен, ди тәрбиячесе.
- Сугыштан соң гел җаваплы вазыйфалар башкарган. Лаеклы ялга чыккач та тик тормады. Агачтан йорт кирәк-яраклары ясый иде. Өйдәге күп әйберләрне үз кулы белән иҗат итте,- ди Раузалия.
Ветеран Җиңү бәйрәмен ел саен көтеп ала икән. Сәламәтлеге начараймаса, митингка быел да алып барачакмын, ди Раузалия Кәримова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев