Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ветераннар агач утыртты

Шәһәребезнең Җиңү паркында яшь үсентеләр саны 30 га артты. Бу көннәрдә биредә Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашында агач утырту чарасы оештырылды. Тулырак итеп, алдагы видеоязмада. Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашында Җиңү паркында агачлар утырту күркәм традициягә әверелде. Быел да бәйрәм көннәре кысаларында шушы максаттан паркка җыелдылар. Рафаил абый Габдрахманов әлеге...

Шәһәребезнең Җиңү паркында яшь үсентеләр саны 30 га артты. Бу көннәрдә биредә Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашында агач утырту чарасы оештырылды. Тулырак итеп, алдагы видеоязмада.
Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашында Җиңү паркында агачлар утырту күркәм традициягә әверелде. Быел да бәйрәм көннәре кысаларында шушы максаттан паркка җыелдылар.
Рафаил абый Габдрахманов әлеге чарага оныгы Диана белән килгән. Бабасының исемле агачын утыртырга ул да ярдәм итте. Үсентеләрне 4нче санлы мәктәп коллективы алып кайткан. Шушы уку йортының 8нче "А" сыйныфы укучылары агачларны утыртырга булыштылар. Соңыннан һәр агач янәшәсенә казык кагып, утырткан ветеранның исем-фамилиясе язылды.
Үсентеләр каен, юкә һәм миләш агачларыныкы иде. Азактан: "Без утырткан агачларны яшь буын кадерләп үстерсен, бабалары күрсәткән батырлыкларны онытмасыннар иде",- дип теләкләрен җиткерде ветераннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев