Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җурналистлар алдында җаваплылык арта

Узган ел җирле матбугат хәбәрчеләре журналистлар өчен уздырылган алты конкурста 11 бүләккә лаек булдылар. "ТАТМЕДИА" ААҖнең "Нократ" (Вятка") мәгълүмат-матбугат филиалының һәр хезмәткәре билгеле бер уңышка ирешкән дияргә мөмкин. Район газетасының, радиосының, телевидениесенең узган елгы эшчәнлеге һәм 2013нче елга планнары турында журналистлар үткән атнаның җомгасында редакция бинасында сөйләштеләр. Район башлыгы Анатолий...

Узган ел җирле матбугат хәбәрчеләре журналистлар өчен уздырылган алты конкурста 11 бүләккә лаек булдылар. "ТАТМЕДИА" ААҖнең "Нократ" (Вятка") мәгълүмат-матбугат филиалының һәр хезмәткәре билгеле бер уңышка ирешкән дияргә мөмкин. Район газетасының, радиосының, телевидениесенең узган елгы эшчәнлеге һәм 2013нче елга планнары турында журналистлар үткән атнаның җомгасында редакция бинасында сөйләштеләр.

Район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендә үткән киңәшмә 2 сәгать дәвам итте. Әлеге вакыт эчендә ул коллективның тәкъдимнәрен һәм үтенечләрен тыңлап кына калмады, ә үзе дә укучылар һәм тыңлаучылар аудиториясен арттырырга мөмкинлек бирә торган кайбер идеяләрнең авторы буларак чыгыш ясады. Бу юнәлештә каләм осталары тарафыннан да актив эш алып барыла. Бүген җирле журналистларның иҗат җимешләрен Интернеттан файдаланучылар да бәяли ала. Алар арасында Франция, АКШ, Кытай, Нидерланд, Польша кебек илләрдә яшәүчеләр дә бар. Мамадыш журналистлары объектив күзәтүчеләр һәм мәгълүмат куючылар кына түгел, 2012нче елда алар башкаларны да үзләре турында сөйләргә мәҗбүр иттеләр. Район газетасының 95, "Нократ дулкыннары" радиосының 10 еллыгына багышланган "Хәзер җырлыйм" дуэтлар конкурсы иң якты мәдәни чараларның берсе булды.
"Нократ"-"Вятка" газетасы иртәгә 95 еллык юбилеен матур һәм яшь булып каршылаячак. Аның төсле булып чыгуы данлыклы датага гына түгел, ә кадерле укучыларыбызның теләкләре белән дә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев