Нократ

Урманчының перспективасы зур

Гүзәл табигатьле Берсут төбәге дә заман белән бер адымда атлый. Перспективасы исә тагын да зуррак. Бу турыда район башлыгы Анатолий Иванов Урманчы авыл җирлегенә булган эшлекле сәфәре вакытында белдерде. Илдәге икътисади үзгәрешләр нәтиҗәсендә Кама урманчылыгы, ял йорты, участок хастаханәсенең бер-бер артлы яшәүдән туктаулары бу як халкын кыен хәлдә калдырса да,...

Гүзәл табигатьле Берсут төбәге дә заман белән бер адымда атлый. Перспективасы исә тагын да зуррак. Бу турыда район башлыгы Анатолий Иванов Урманчы авыл җирлегенә булган эшлекле сәфәре вакытында белдерде.

Илдәге икътисади үзгәрешләр нәтиҗәсендә Кама урманчылыгы, ял йорты, участок хастаханәсенең бер-бер артлы яшәүдән туктаулары бу як халкын кыен хәлдә калдырса да, тәвәккәлләргә үзләрен тизрәк бизнеста сынап карарга этәргеч бирде. "Үзмәшгульлек" программасында катнашучылар да шактый булды. Бик күпләр уңышлы гына эшләп киткән. Җәнлек совхозы бистәсендә яшәүче Раушания һәм Фәрхат Мөхетдиновлар бүген 10 баш мөгезле эре терлек, 3 ат, 6 сарык асрыйлар. 85 тавыклары белән 25 казлары да бар. "Мал асрап кына малай белән кызны укытып чыгардык,"-диләр алар. Быел районның "Авылга йөз белән" программасында катнашып, яңа мал сарае җиткергәннәр.
Мебель ясаучылар да бар Җәнлек совхозы һәм Кама урман хуҗалыгы бистәләрендә. Икесендә уннан артык кибет эшли. Шундый конкуренциягә дә карамастан, ай саен һәркайсы 300-350шәр мең сумлык товар саталар. Җәйге айларда тагын да арта, диләр.
Өч мең ярым кеше яшәүче бу төбәкнең перспективасы зур булуын узган атнаның чәршәмбесендә Урманчы авыл җирлегенә кергән бюджет учреждениеләре, предприятиеләр белән танышканда район башлыгы Анатолий Иванов та билгеләп үтте. Николай Кириллов һәм аның командасы килмәсә, "Берсут" совхозы да әллә кайчан җанын тәслим кыла иде. Бүген әлеге хуҗалык дөнья базарына да чыкты. Быелгы сугымнарын төгәлләп, мехларын урнаштырырга да өлгергәннәр. Суыткычлары инде ел буена җитәрлек җәнлек ризыгы белән шыплап тутырылган. Административ биналары капиталь ремонттан соң танымаслык булып матурайган.
Киләчәкнең нигезе бүген салынганын истә тотып, районыбыз җитәкчесе Җәнлек совхозы мәктәбе укучылары белән очрашуда бизнесның төрле юнәлешләре турында сөйләде.
Элекке участок хастаханәсендә Борис Марфин ремонт эшләрен башлап җибәргән: җылылык системасы, ишекләр, тәрәзәләр яңартыла. Караватлар алып кайтып куя башлаганнар. Киләчәктә дә анда дәвалау комплексы булыр, дип күзаллана.
Кама урманчылыгының гаражларында "Яшел Үзән тәҗрибә урман хуҗалыгы" ДБУ үзенең филиалын оештырган. Алар агач кисү, аннан такта яру белән шөгыльләнәләр. Быел егерме мең куб метрга якын агач кискәннәр инде. Иллеләп кешене эшле иткәннәр. Тагын бер рамлы пычкы урнаштырып, җитештерү күләмнәрен арттырырга исәплиләр. Элекке Кама урманчылыгы территориясендә яңа фирмалар, җәмгыятьләр оештыру фикерләре дә бар район җитәкчелегенең. Чулман буендагы элекке "Түбәнге склад" тирәләреннән гектар ярым җир ял базасы оештыру өчен бирелгән. Җир кадерле хәзер биредә. Буш пуҗымнар бөтенләй калмаган. Комлы җир дип тормыйлар, илнең төрле почмакларыннан кайтып төпләнәләр. Көньяк курортларына тиңләшерлек урыннар шул.
Әлеге бистәгә кергәндә, районыбыз җитәкчесе машинасын бер төркем пенсионерлар туктатты. Ике ел элек кенә биредә халыкка эчәргә су юк дип, Казан телевидениесеннән шаулаганнар иде. Бу юлы рәхмәт әйттеләр алар. Яңа скважина бораулаганнар да, линиягә шуны тоташтырганнар. Хәзер өске урамнарга да су барып җиткән.
Гомумән, авыл җирлегенә кергән бюджет учреждениеләрендә һәм торак пунктларда соңгы вакытта байтак кына эшләр башкарылган.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: