Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укучыларга Универсиаданы күрсәтәчәкләр

Муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты бинасының утырышлар залында оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында эшлекле киңәшмә узды. Район башлыгы Анатолий Иванов җитәкчелегендә үткән чарада, гадәт буенча берничә оешма җитәкчесе үз коллективларының эшчәнлеге белән таныштырды, узган 2012 елга нәтиҗәләр ясады. Шунда ук көн кадагында иң актуаль булган мәсьәләләргә дә аерым...

Муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты бинасының утырышлар залында оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында эшлекле киңәшмә узды. Район башлыгы Анатолий Иванов җитәкчелегендә үткән чарада, гадәт буенча берничә оешма җитәкчесе үз коллективларының эшчәнлеге белән таныштырды, узган 2012 елга нәтиҗәләр ясады. Шунда ук көн кадагында иң актуаль булган мәсьәләләргә дә аерым тукталдылар, кайбер өлкәләрдә булган кимчелекләрне һәм проблемаларны чишү юлларын ачыкладылар, уңай якларны билгеләделәр.

Гадәттәгечә, киңәшмә башында берничә оешма җитәкчесе үз коллективының эшчәнлеге белән таныштырды. Муниципаль районның Җәмәгать Советы үз составына авыллардан да әгъзалар кертү тәкъдиме белән чыкты. Бүгенге көндә Советның 20 әгъзасы бар, алар барысы да - мамадышлылар. Совет рәисе Хәлим Кәримов авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, аларга үз төбәкләреннән актив кешеләрне Советка тәкъдим итәргә дәште. Бу, үз чиратында, Совет әгъзаларына Мамадыш халкының гына түгел, авылларда яшәүчеләрнең дә көндәлек проблемаларын өйрәнергә, аларга ярдәм кулы сузарга мөмкинлек бирәчәк.
Сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе Гөлнәзирә Талипова ветераннарның тормыш-көкүрешләрен яхшырту, сәламәтлекләрен кайгырту максатларында башкарылган эшләргә анализ ясады.
"Электро-техник монтаж" ҖЧҖ быел беренче юбилеен - 10 яшен билгеләп үтә. 2003 елда оешкан җәмгыять бүгенге көндә районда гына түгел, чит шәһәр һәм районнарга да чыгып электр-техник монтажлау хезмәтләре күрсәтә. Коллективта бүгенге көндә 12 кеше эшли.
Хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы техникалары ремонты дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Исмәгыйлев хәбәр итүенчә, бүгенге көндә бу өлкәдә проблемаларын әле дә хил итеп бетерә алмаучы хуҗалыклар бар. Ул барлык җитәкчеләр алдына 1нче мартка кадәр чәчү агрегатларын ремонталп бетерү бурычын куйды. Ә 1нче апрельгә барлык техникалар да сафка бастырылырга тиеш. Узган 2012 ел нәтиҗәләре буенча алдынгылар рәтендә булган авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен район күләмендә зурланачак. Муниципаль район башлыгы һәр хуҗалык җитәкчесенә механизаторлар, терлекчеләр, сыер савучылар арасыннан урыннарда алдынгылар рәтендә булганнарны барларга һәм чарага чакырырга боерды. Шунда ук шәхси хуҗалыкны үрнәк алып баручы гаиләләр дә, фермерлар да чакырылачак. Март башында Боз сараенда район күләмендә үтәчәк алдынгылар слетында 400ләп кеше катнашыр дип көтелә.
Авыл җирлекләрендәге киңәйтелгән утырышлар бүгенге көнгә 16 җирлектә узган. Шундый ук утырыш шәһәр халкы катнашында 21нче февраль көнне Мамадышта узар дип көтелә. Анда халык алдында торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешмалар җитәкчеләре чыгыш ясыячак, халык сорауларына җавап бирәчәк.
Спорт белән шөгыльләнүче укучылар Казанда үтәчәк Универсиаданы күрергә тиеш. Муниципаль район башлыгы мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска чакыра. "Үзебезнең башкалабызда үткәндә мондый чараны һәр бала күреп калырга тиеш. Кем кайсы төр белән шөгыльләнә, шул төрне тамаша кылсын. Ерак чит илләргә аларны спорт чарасы карау өчен ббара алмаячагы көн кебек ачык",-диде ул һәм укучыларга универсиада уеннарына билетлар алуда ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев