Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Участок уполномоченныйлары визиткалар өләште

Аларның кәрәзле телефоннары номерын белмәүчеләр сирәктер. Хәзер күп кенә мамадышлылар үзләренең участок инспекторларын якыннан белә. Районыбызда "Танышырга рөхсәт итегез!" акциясе узды. Мамадыш районында барлыгы 17 участок инспекторы исәпләнә. Шуларның 4се шәһәр өлешенә хезмәт күрсәтәләр. Айрат Гарифуллин бу өлкәдә 2007 нче елдан. Ул шәһәрнең Ушма аръягы өлешендә эшли. Аның участогында яшәүчеләр...

Аларның кәрәзле телефоннары номерын белмәүчеләр сирәктер. Хәзер күп кенә мамадышлылар үзләренең участок инспекторларын якыннан белә. Районыбызда "Танышырга рөхсәт итегез!" акциясе узды.

Мамадыш районында барлыгы 17 участок инспекторы исәпләнә. Шуларның 4се шәһәр өлешенә хезмәт күрсәтәләр. Айрат Гарифуллин бу өлкәдә 2007 нче елдан. Ул шәһәрнең Ушма аръягы өлешендә эшли. Аның участогында яшәүчеләр саны якынча 3 мең 500 кеше.
Халыкның полиция участок уполномоченныйларына ышанычын арттыру, абруйларын күтәрү, уңай образларын формалаштыру максатыннан районыбызда 2012 елның 20 декабреннән быелның 28 февраленә кадәр "Танышырга рөхсәт итегез!" акциясе узды. Аның кысаларында халыкка райондагы, авыл җирлегендәге һәм административ участоктагы хокук тәртибенең торышы турында мәгълүмат бирү максат итеп куела. Полициянең участок вәкилләре гражданнарга үзләренең визит карточкаларын да тараттылар, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрнең тораклары, җыйналып спиртлы эчемлекләр куллану урыннарының булу-булмавы контрольгә алынган. Шулай ук пенсионерлар белән мошенникларга каршы көрәш буенча профилактик әңгәмәләр дә үткәргәннәр. Чөнки тәҗрибә күрсәткәнчә, аларның кармагына беренче чиратта нәкъ менә өлкәннәр эләгә.
- Акция чорында гражданнардан мошенниклык белән бәйле рәвештә бер генә мөрәҗәгать тә килмәде. Бу әлбәттә уңай күренеш. Ике арада элемтә тыгыз булса, киләчәктә дә моңа юл куелмас,- ди Римма Багманова.
Полициянең участок вәкилләре шулай ук халык җыеннарында да актив катнашалар, аңлату эшләре үткәрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев