Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Торакны бушлай хосусыйлаштыру тәмамлана

Торакны бушлай хосусыйлаштыру 2013нче елның 1нче мартында тәмамлана. Ә безнең районыбызда бушлай приватизацияләнгән торакның күләме күпме? Әлеге сорауга аңлатманы чираттагы сюжетта табарга мөмкин. Приватизация барлык гражданнарның да ихтыяҗын күздә тота. Шуңа күрә муниципаль милектәге торакның 95 проценты РФнең 04.07.1991нче елгы 1541-1нче санлы "Россия Федерациясендә торак фондын приватизацияләү турында" Законы, ТРның...

Торакны бушлай хосусыйлаштыру 2013нче елның 1нче мартында тәмамлана. Ә безнең районыбызда бушлай приватизацияләнгән торакның күләме күпме? Әлеге сорауга аңлатманы чираттагы сюжетта табарга мөмкин.

Приватизация барлык гражданнарның да ихтыяҗын күздә тота. Шуңа күрә муниципаль милектәге торакның 95 проценты РФнең 04.07.1991нче елгы 1541-1нче санлы "Россия Федерациясендә торак фондын приватизацияләү турында" Законы, ТРның 16.07.1993нче елгы (үзгәрешләр белән) "Татарстан Республикасында торак фондын приватизацияләү турында" Законы нигезендә приватизацияләнде. Милеккә хокук гражданнарга үз торакларына ирекле хуҗа булу сату, бүләк итү, васыять калдыру һәм башка килешүләр мөмкинлеге тудыра.
-Срок тәмамланыр алдыннан үз фатирларын хосусыйлаштырырга теләүчеләр саны тагын да артты. Торак гражданнар милкенә бер генә тапкыр бушлай бирелә. Балигъ булмаганнар өчен искәрмәләр каралган. Алар приватизация процессында ике тапкыр катнаша ала: балигъ булганчы һәм 18 яшь тулгач. Гражданнарга торакны бушлай бирүгә аны теркәү өчен кирәк булган документларны эшләтү өчен (техпаспорт, кадастр паспорты, хокукларны теркәү өчен дәүләт пошлинасы һәм башкалар) түләнгән акчаның катнашы юк. Ул торакны гражданнар милкенә күчерү турында килешү төзеп кенә рәсмиләштерелә,- ди Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе урынбасары Алия Яруллина.
БТИда, Идарәче компаниядә, авыл җирлекләрендә, Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы чылбырында җыелган документлар барысы да Росреестрда мәҗбүри дәүләт теркәве үтә. Фатирларын, йортларын хосусыйлаштырырга теләүчеләргә ашыгырга киңәш итәләр, чөнки вакыт кысан, ә һәр инстанциядә документлар әзерләүнең үз сроклары бар. Тулырак мәгълүмат- 3-34-25 тел. Номеры буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев