Нократ

Төнлә сыра сатмыйлар

2013 елның 1 гыйнварыннан стационар булмаган сәүдә нокталарында спиртлы эчемлекләрне берәмләп сатуны тыючы закон үз көченә керде. Хәзер сыраны җәмәгать туклануы предприятиеләре - ресторан, кафе һәм барлардан тыш, бөтен җирдә дә кичке 10 нан иртәнге 10 га кадәр сату тыелды. Моннан тыш, сыраны балигъ булмаганнарга да сатарга ярамый. Яңа законның...

2013 елның 1 гыйнварыннан стационар булмаган сәүдә нокталарында спиртлы эчемлекләрне берәмләп сатуны тыючы закон үз көченә керде. Хәзер сыраны җәмәгать туклануы предприятиеләре - ресторан, кафе һәм барлардан тыш, бөтен җирдә дә кичке 10 нан иртәнге 10 га кадәр сату тыелды. Моннан тыш, сыраны балигъ булмаганнарга да сатарга ярамый. Яңа законның ни дәрәҗәдә үтәлешен ачыклау ниятеннән районда төнге рейд үткәрделәр.

Мамадышның сәүдә нокталары буенча үткәрелгән рейдта район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасарлары Алена Смирнова, Илшат Дәрҗемәнов, территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Вадим Никитин катнашты. 22 сәгатькә күп кенә кибетләр ябылырга да өлгергән иде инде. Ә әле эшчәнлекләрен дәвам итүчеләрендә күбекле эчемлекне сатып алып булмады. Кибетчеләр сәгать телләренә генә түгел, ә ишектәге яңа закон таләпләре язылган кәгазьгә дә төртеп күрсәтәләр.
Бу көннәрдә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре шушындый ук рейдларны авыл җирлекләрендә дә үткәргәннәр.
Тыелган вакыт яки тыелган урында сыра саткан өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.16 маддәсе буенча штраф каралган. Вазифаи затлар һәм шәхси эшкуарлар өчен ул - 3-4 мең, юридик затлар өчен 30-40 мең сумга тәшкил итәчәк. Ике очракта да алкоголь продукциясе конфискацияләнергә мөмкин.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: