Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәмле тел үзе дәва

Безне монда тәмле тел белән дә дәвалыйлар. Кама табиблык амбулаториясендә исәптә торучылар шундый фикердә. Кама табиблык амбулаториясе әлеге бинада 2007нче елдан эшли башлады. Биредә 25 хезмәткәр исәпләнә. Шуның икесе гомумпрактика табибы, 1 педиатр һәм 1 теш табибы. Амбулаториянең үз даруханәсе, 1 ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы бар. Медицина хезмәте якын-тирәдәге 13...

Безне монда тәмле тел белән дә дәвалыйлар. Кама табиблык амбулаториясендә исәптә торучылар шундый фикердә.

Кама табиблык амбулаториясе әлеге бинада 2007нче елдан эшли башлады. Биредә 25 хезмәткәр исәпләнә. Шуның икесе гомумпрактика табибы, 1 педиатр һәм 1 теш табибы. Амбулаториянең үз даруханәсе, 1 ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы бар. Медицина хезмәте якын-тирәдәге 13 авыл халкына күрсәтелә. Исәптә 710 бала һәм 3900 өлкән кеше тора.
Нурис Йосыпов амбулаториягә Түбән сон авылыннан килгән. Бу көннәрдә дәвалану курсы узып йөри идем,- ди ул.
- Безне бу амбулаториягә исәпкә куйганга берничә генә ел әле. Монда кешегә зур хөрмәт белән карыйлар. Якты йөз белән каршы алалар. Табибларның тәмле теленнән авырулар да кимегән кебек.
Миннебану апа Ганиева да шундый фикердә.
Табиблык амбулаториясендә көндезге стационар да эшли. Анысы 8 урынга исәпләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев