Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Тәмәке тартмасаң, сигнал бир!” акциясе

Халык телендә Универмаг дип йөртелүче тукталыш янәшәсендә шимбә көнне халык аеруча күп иде. Үтеп йөрүче автомобильләр кычкыртты, моңа балалар сөенеп җавап бирделәр. Бу мөстәкыйль балалар проектында катнашучылар иде. Алар тәмәкегә каршы акция кысаларында "Тәмәке тартмасаң, сигнал бир!" плакаты белән чыктылар. Бу көнне 3 нче санлы мәктәп укучылары кемнең тәмәке тартмаганын...

Халык телендә Универмаг дип йөртелүче тукталыш янәшәсендә шимбә көнне халык аеруча күп иде. Үтеп йөрүче автомобильләр кычкыртты, моңа балалар сөенеп җавап бирделәр. Бу мөстәкыйль балалар проектында катнашучылар иде. Алар тәмәкегә каршы акция кысаларында "Тәмәке тартмасаң, сигнал бир!" плакаты белән чыктылар.

Бу көнне 3 нче санлы мәктәп укучылары кемнең тәмәке тартмаганын машина сигналына карап белделәр. Алар плакат белән урамда булган чагында балалар чакыруына күпләр уңай йогынты ясады.
Начар гадәтләре булган кешеләр бик күп хәзерге заманда. Әмма акция барышында уңай фикерләрен белдереп сигнал бирүчеләр дә шактый иде,- ди проектта катнашучылар.
Янә бер төркем балалар мамадышлыларның ихтыяр көчләрен бәяләде. Алар тәмәкеләрне конфетларга алышырга тәкъдим иттеләр.
Чиста һава һәм чиста үпкәләр символы буларак, акциядә катнашучыларга зәңгәр төстәге тасмалар бәйләделәр.
- Бу безнең 7 акция. Мөстәкыйль балалар проектында катнашучылар буларак, мондый профилактика чараларын еш үткәрергә тырышабыз,- ди 3 нче санлы мәктәпнең 8 кл укучысы Елена Злыдина.
Шушы ук көнне шәһәрдәге 1нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары алкогольгә каршы акция уздырдылар. Аның максаты - сәламәт тормышны пропагандалау һәм халыкны балигъ булмаганнар арасында спиртлы эчемлекләрне куллану проблемасына җәлеп итү, проектта катнашучыларда гражданлык һәм хокукый алкогольгә каршы позицияләрне актуальләштерү. Укучылар "Мин - сәламәт Россия өчен" плакатына имзалар җыйдылар, шул ук вакытта аракының куркынычлылыгы турында аңлату эшләре алып барылды, буклетлар өләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев