Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда бердән-бер завод

"Төзүсервис" ЯАҖдә төзелеш материаллары җитештерү буенча яңа завод барлыкка киләчәк. Анда заманча технологияләрне кулланып, 120 кеше эшләр дип көтелә. Бүгенге көндә объектта монтажлау эшләрен алып баралар. Аларның нинди дәрәҗәдә булуын безнең иҗат төркеме дә күреп кайтты. Яңа заводта керамик плитәләр, кәрнизләр, икенче сүз белән әйткәндә, төзелеш материаллары җитештереләчәк. Әлеге объектны...

"Төзүсервис" ЯАҖдә төзелеш материаллары җитештерү буенча яңа завод барлыкка киләчәк. Анда заманча технологияләрне кулланып, 120 кеше эшләр дип көтелә. Бүгенге көндә объектта монтажлау эшләрен алып баралар. Аларның нинди дәрәҗәдә булуын безнең иҗат төркеме дә күреп кайтты.

Яңа заводта керамик плитәләр, кәрнизләр, икенче сүз белән әйткәндә, төзелеш материаллары җитештереләчәк. Әлеге объектны торгызу узган елның май аенда башланган иде. 8 ай дәвамында шактый эшләр башкарырга өлгергәннәр. Нигезе эшләнгән, каркасларын торгызганнар. Балкаларны эшләү өчен төзелеш материаллары, сэндвич-панель Самара шәһәреннән кайтарылган. Булачак заводның мәйданы 12 мең кв. метр булачак. Бүгенге көндә биредә 4 бригада да 68 кеше эшли.
Бүгенге көндә төзүчеләр бригадасы объектка тәрәзәләр урнаштыру һәм түбә ябу белән шөгыльләнәләр. Соңгысы барлык мәйданның 5 мең кв. метр өлешендә башкарылган. Параллель рәвештә эретеп ябыштыручыларның 1 бригадасы бинаның эчке ягын ныгыту белән мәшгуль. Территориядә шулай ук 2 кран һәм 1 трактор эшли. Участок җитәкчесе Наил Садриев әйтүенчә, бу заводның Татарстанда әлегә аналоглары юк. Аның төзелеше планлаштырганнан иртәрәк тәмамланырга мөмкин. Объектны агымдагы елның декабрендә кулланылышка тапшырырга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев