Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табиблык амбулаториясе күп проблемаларны чишәчәк

Мамадыш совхозы һәм Красногорка ФАП берләшеп, яңа табиблык амбулаториясе булачак. Төзелеш эшләре төгәлләнү алдында. Чиратта медицина үзәген җиһазландыру мәсьәләсе тора. Зоя Захарова сәламәтлек саклау өлкәсендә 1982 нче елдан хезмәт куя. Бүгенге көндә Мамадыш совхозы ФАП мөдире. 2 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәбез, ди. Көнгә уртача 17-20 кеше мөрәҗәгать итә икән....

Мамадыш совхозы һәм Красногорка ФАП берләшеп, яңа табиблык амбулаториясе булачак. Төзелеш эшләре төгәлләнү алдында. Чиратта медицина үзәген җиһазландыру мәсьәләсе тора.

Зоя Захарова сәламәтлек саклау өлкәсендә 1982 нче елдан хезмәт куя. Бүгенге көндә Мамадыш совхозы ФАП мөдире. 2 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәбез, ди. Көнгә уртача 17-20 кеше мөрәҗәгать итә икән.
- Беренче урында кан басымы авырулары тора. Шулай ук йөрәк авыртудан, остеохондроз белән мөрәҗәгать итүчеләр дә шактый. Төшкә кадәр авыруларны кабул итәбез, көннең икенче яртысында чакырулар буенча йөрибез,- ди Зоя Захарова.
Киләсе елның икенче яртысыннан Мамадыш совхозы һәм Красногорка халкы өчен яңа табиблык амбулаториясе хезмәт күрсәтә башлар дип көтелә. Ул Мәктәп урамында төзелүче күпфатирлы йортның 1нче катында урнашачак. Бүгенге көндә "Төзүсервис" җәмгыяте эшчеләре бинаны кулланылышка тапшырырга әзерли.
Бүгенге көндә Мамадыш совхозы һәм Красногорка ФАП тиешле таләпләргә җавап бирми. Дамир Хаҗиев әйтүенчә, аларны төзекләндерү дә отышсыз булыр иде. Мәсәлән, Красногорка ФАПы бинасы бирегә Ташлы авылыннан күчереп салынган. Җылылык системасы яхшы эшләсә дә, кышын салкын була иде, диләр.
Табиблык амбулаториясе бинасы декабрь азагы яки гыйнвар башында кулланылышка тапшырылыр дип көтелә. Аннан медицина ярдәме күрсәтү учреждениясен җиһазландыра башлаячаклар. Ә халыкны кабул итү киләсе елның җәй айларында башланыр, дип фаразлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев