Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Святая Чаша”ны төзекләндерә башладылар

Беркас елгасы буендагы, моннан берничә гасыр ук шифалы сулары белән бөтен тирә- юньгә билгеле булган Святая Чаша чишмәсе икенче яшьлегенә кайта. Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, аның улы, торак-коммуналь хезмәтләр җәмгыяте директоры Раджив Иванов төбәгебезнең православие җәүһәрен торгызуга, чишмәгә яңадан җан өрергә алындылар. Святая Чаша борынгы заманнарда ук халык суын ераклардан...

Беркас елгасы буендагы, моннан берничә гасыр ук шифалы сулары белән бөтен тирә- юньгә билгеле булган Святая Чаша чишмәсе икенче яшьлегенә кайта. Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, аның улы, торак-коммуналь хезмәтләр җәмгыяте директоры Раджив Иванов төбәгебезнең православие җәүһәрен торгызуга, чишмәгә яңадан җан өрергә алындылар.

Святая Чаша борынгы заманнарда ук халык суын ераклардан килеп ала торган чишмә булган. Унсигезенче гасырда анда Николай Могъҗиза тудыручы иконасы иңә. Чишмә тиз арада сырхауларга дәва бирүе, мохтаҗларга ярдәм итүе белән халыкның мәхәббәтен казана. 1811нче елны Мамадыш кафедраль соборы янәшәсендә аның өчен махсус чәсәүнә дә җиткерәләр. Әмма Алабуганың бай сәүдәгәрләре аны сатып алып үзләрендәге Никольский чиркәвенә урнаштыралар. Ә чәсәүнәдә иконаның күчермәсе генә кала. Аның үзен ел саен 7нче июльдә яңадан Мамадышка алып кайту оештырылган. Чишмәнең үзенә Киров, Уфа губерналарыннан, Казан артыннан да халык агылган.
- Элек шәһәр халкы шушыннан су ала торган булган. Мамадыш спиртзаводына да тереклек чыганагын биредән китергәннәр. Аның суы үзенчәлеккә ия. Чишмә янында коры имән торуы да ачыкланды. Аның эче куыш булып, халык иконалар урнаштырган. Бирегә догалар укырга йөргәннәр. Чишмәнең Святая Чаша дип аталуы Николай Могҗиза тудыручы исеме белән бәйле,- ди Ксения Римляныни храмы настоятеле Димитрий атакай.
Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, аның улы, торак-коммуналь хезмәтләр җәмгыяте директоры Раджив Иванов төбәгебезнең православие җәүһәрен торгызуга, чишмәгә яңадан җан өрергә алындылар. Аның урыны эзләп табылды, кое казып, бура төшерелде һәм түбәсе капланды. Ә суы торба белән чыгарылды.
- Безнең хәзер истәлекле урыныбыз булачак. Бирегә догалар укырга, су алырга килергә мөмкин булачак. Теләүчеләр Святая Чаша да коенып та чыга алачак,- ди Димитрий атакай.
Чишмә яны касә формасында. Янәшәсеннән басулардагы кар, яңгыр сулары агып кермәсен өчен, әйләнәсенә элек биек булмаган дамба да күтәртелгән булган. Территориясен төзекләндлерү эшләре дә башланды. Ул тимер рәшәткә белән әйләндереп алыначак. Баганалары утыртып чыгылган инде. Чәсәүнә дә күтәрелгән. Чишмә суы аның аша уздырылачак. Бик матур килеп чыккан ул. Цилиндрланган бүрәнәләрдән завыклап эшләнгән. Чишмәгә килү юлына вак таш та түши башлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев