Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Суга кергәнче, чыгасыңны уйла!

Татарстан сулыкларында коену сезоны ачылганнан башлап 32 кеше батып үлгән. Шуларның 3се балалар. Бәла-казага китергән сәбәпләр күптөрле, әмма ул бары бер әйберне- кеше гомерен алып китә. Су корбаннары арасында мамадышлылар да бар. Районыбыз сулыкларында 5 кеше үлгән. Күңелсез саннар быелның беренче айларыннан ук искәртелә. 17 нче апрель көнне Максим Починок...

Татарстан сулыкларында коену сезоны ачылганнан башлап 32 кеше батып үлгән. Шуларның 3се балалар. Бәла-казага китергән сәбәпләр күптөрле, әмма ул бары бер әйберне- кеше гомерен алып китә. Су корбаннары арасында мамадышлылар да бар. Районыбыз сулыкларында 5 кеше үлгән. Күңелсез саннар быелның беренче айларыннан ук искәртелә.

17 нче апрель көнне Максим Починок авылы территориясендә урнашкан Козуля елгасыннан хатын-кыз мәете табыла.
23нче апрельдә Кәрәс күлендә Яңа Комазан авылында яшәүче ир-ат батып үлә.
9 июнь көнне су Түбән Кама балыкчысын корбан итә. Аның көймәсе Нократ һәм Чулман елгалары кушылган урында каплана. Моңа көчле җил сәбәпче булган, дип фаразлана. Саннар моның белән генә төгәлләнми әле.
13нче июньдә күңелсез вакыйга Крәщ-Ерыкса авылы территориясендәге сулыкта теркәлә. Биредә 1969 нчы елгы Дүсмәт авылы кешесенең гомере өзелә.
14 нче июньдә 1941 нче елгы Катмыш авылында яшәүче хатын-кыз җиләккә дип китә һәм кире кайтмый. Аның гәүдәсен Балык Бистәсе районы сулыгында табалар.
Мамадыш районы буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе кисәтә, бары тик рөхсәт ителгән ураннарда гына су коенырга кирәк. Кояшта озак вакыт йөргәннән соң да суга керү рөхсәт ителми. Балаларның үзләрен генә яр буена җибәрмәү шарт. Шулай ук иң мөхиме- спиртлы эчемлекләр кулланган очракта суга бөтенләй кермәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев