Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәфкать туташлары бәйрәм итте

Район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләренең күпчелеген урта буын белгечләр тәшкил итә. Бу көннәрдә алар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Ел саен 12нче май Халыкара шәфкать туташы көне буларак уза. Шәфкать туташларының хезмәте физик яктан да, рухи өлкәдә дә бик катлаулы. Бу һөнәргә сабыр холыклы, көчле ихтыярлы кешеләр генә тугры кала. Юкка гына...

Район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләренең күпчелеген урта буын белгечләр тәшкил итә. Бу көннәрдә алар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Ел саен 12нче май Халыкара шәфкать туташы көне буларак уза.

Шәфкать туташларының хезмәте физик яктан да, рухи өлкәдә дә бик катлаулы. Бу һөнәргә сабыр холыклы, көчле ихтыярлы кешеләр генә тугры кала. Юкка гына әлеге һөнәр ияләрен шәфкать туташы дип атамаганнар. Роза Сәйфетдинова бу тармакта 30 елдан артык хезмәт куя. Шәфкать туташы булырга кечкенәдән хыялланган ул. Теләген тормышка ашыру ниятеннән Казан медицина училищесын тәмамлый.
Район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләренең күпчелеген урта буын медицина белгечләре тәшкил итә.
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан шәфкать туташларын хастаханәнең актлар залына җыйдылар. Изге теләкләрен баш табиб Дамир Хаҗиев җиткерде.
Аның сүзләреннән мәгълүм булганча, күпчелек табиблар хезмәт юлын урта буын медицина хезмәткәре буларак башлый. "Шуңа да, сезнең хезмәтне хөрмәт итәбез",- диде Дамир Хаҗиев.
Хезмәт алдынгыларына сәламәтлек саклау министрлыгының рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды. Азактан, 2004нче елдан килүче традиция буенча, шәфкать туташларын Яруллиннар исемендәге сәнгать мәктәбе шәкертләре тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев