Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шафыйковларга автомобиль кирәк

Мәгълүм булганча, республикада "Зур гаиләгә автомобиль" хәйрия акциясе игълан ителде. Аның кысаларында Татарстанның 8 күпбалалы гаиләсе автомобиль белән тәэмин ителәчәк. Машинага дәгъва итүчеләр исемлегендә Мамадыштан да ике гаилә бар. Искәндәр һәм Людмила Шафыйковлар гаиләсендә җиде бала тәрбияләнә. Шуларның алтысы уллыкка алынган. Иң зурлары Светланага 18 яшь тула, Русланга- 15, Лена...

Мәгълүм булганча, республикада "Зур гаиләгә автомобиль" хәйрия акциясе игълан ителде. Аның кысаларында Татарстанның 8 күпбалалы гаиләсе автомобиль белән тәэмин ителәчәк. Машинага дәгъва итүчеләр исемлегендә Мамадыштан да ике гаилә бар.

Искәндәр һәм Людмила Шафыйковлар гаиләсендә җиде бала тәрбияләнә. Шуларның алтысы уллыкка алынган. Иң зурлары Светланага 18 яшь тула, Русланга- 15, Лена 13 яшьтә, Алсуга- 11, Эдикка 5 яшь тулган, ә Виталик белән Камиллага 4 яшь. 2007 нче елда гаилә корган Шафыйковлар әлеге 4 бүлмәле фатирга район башлыгы Анатолий Иванов ярдәме белән ел ярым элек күчтеләр. Моңа кадәр алар баракта гомер кичергән. Биредә алар белән Людмиланың әнисе Валентина Буренкова да яши. Искәндәр сәүдә үзәгендә сатучы, ә иптәше ишегалды себерүче булып хезмәт куялар. Балалар да шөгыльсез утырмый. Кызлары Алсу бәйләү эшенә өйрәнгән. Аның хезмәт җимешләрен өй түренә үк элеп куйганнар.
- Мин бәйләү түгәрәгенә күптән түгел генә йөрим әле. Бу һөнәрне бик яратам. Башта кечкенә әйберләр бәйләгән идем, хәзер менә шәлгә тотындым. Алга таба киемнәр бәйләп карарга да теләк бар,- ди Алсу.
Уллары Русланның эше шулай ук җаваплы. Ул йорттагы әрлән, куян, тутый кошлар һәм Граф кушаматлы этне тәрбияли.
- Һәрберсенең үз ашату вакыты бар. Азыкны зоокибеттән алам. Башта аларны тәрбияләү хакында өйрәнергә туры килде. Мин үзем тутый кошларны яратам. Аларның җырлавы ошый. Сеңелләрем сорагач, әрлән белән куян алдык,- ди Руслан.
Гаиләнең иң зур хыялы- автомобильле булу. Искәндәр шушы көннәрдә автомәктәптә укуын тәмамлап, машина йөртү таныклыгы да алган.
- Безнең көчебез "Лада-Калина" кебек машина алырга җитсә генә инде. Әмма аларга барыбыз да сыймый бит. Минемчә, "Лада-Ларгус" әйбәт булыр иде. Үз машинаң- үз машинаң инде. Теләгән җиреңә гаилә белән барырга була. Узган җәй, мәсәлән, олы балалар белән җиләк җыярга йөрдек. Автобуста яки "попуткада" бардык. Барысы да утыртам дип тормый бит. Шактый көткән чаклар да булды,- ди Искәндәр Шафыйков.
Һәркөнне иртән балалар бакчага һәм мәктәпкә китә. Кайсылары җәмәгать транспортында, юл уңае булмаганнар җәяүләп йөри.
- Машинабыз булса, шунда гына илтеп куяр идек. Җәмәгать транспортында иртән кеше күп була, балаларга анда кысан бит. Ял көннәрендә гаилә белән башка шәһәрләргә экскурсиягә дә барып кайтасы килә. Әмма әлегә бу хыялда гына кала,- ди Людмила Шафыйкова.
Машиналы булу турындагы теләкләренең тормышка ашасына Шафыйковлар гаиләсе чын күңелдән ышана.
Акциядә катнашырга теләүчеләр финанс ярдәмнәрен "Шәфкатьлелек" социаль үсеш фондына күчерә алалар. Фондның реквизитларын сез экраннарыгызда күрәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев