Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Салым хезмәтендә “Ачык ишекләр” көне

15-16 март көнне Рәсәй Федераль салым хезмәте салым түләүче физик затлар өчен Рәсәй күләмендә һәм территориаль салым инспекциясендә ачык ишекләр көне үткәрде. Әлеге ике көн эчендә Мамадыш салым участогына 104 декларация тапшырылды, рәсми сайтка керүчеләр саны да икеләтә артты. Чара хакында тулырак..... Әлеге чара кысаларында hәр физик зат 2012 елгы...

15-16 март көнне Рәсәй Федераль салым хезмәте салым түләүче физик затлар өчен Рәсәй күләмендә һәм территориаль салым инспекциясендә ачык ишекләр көне үткәрде. Әлеге ике көн эчендә Мамадыш салым участогына 104 декларация тапшырылды, рәсми сайтка керүчеләр саны да икеләтә артты. Чара хакында тулырак.....

Әлеге чара кысаларында hәр физик зат 2012 елгы декларация кампаниясе турында мәгълүмат, физик затларның керемнәренә салым буенча декларация (3 - НДФЛ) тутыру турында өстәмә ярдәм алырга мөмкин иде. Салым хезмәте белгечләре бу көннәрдә декларация тутырып тапшырырга тиешле гражданнар хакында, кайсы вакытка тапшырырга тиешлеге турында, салым ташламалары алу, салым хезмәтенең сервисларыннан файдалану тәртибе белән таныштырдылар, шулай ук, салым өлкәсенә кагылышлы гражданнар биргән сорауларга җавап кайтардылар.
Тиешле документлары hәм мәгълүматлары булган барлык теләүчеләр бу көннәрдә тиз арада физик затларның керемнәренә салым буенча декларация (3 - НДФЛ) тутырып тапшырыра алдылар. Бу эшне башкарганда салым түләүчеләргә ярдәмгә салым инспекциясе хезмәткәрләре килде. Алар физик затларга махсус компьютер программасында эшләү тәртибен күрсәттеләр. Салым инспекциясенә ике көн эчендә генә дә 104 кеше декларация тапшырылды.
Шулай ук ачык ишекләр көне ярдәмендә мамадышлылар үзләренең "шәхси кабинет"ларын да булдыра алдылар. Без дә мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйча электрон хезмәттән файдаландык. Сервиска керү өчен ачкыч (логинь-пароль) бирелде. Әлеге парольне Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтына кереп бер ай эчендә үзгәртү шарт. Сайтның адресы www.nalog.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев