Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Румил бала тудыру йортыннан таныклык белән чыкты

Бүген халыкара балаларны яклау көнендә янә бер чара узды. Беренче тапкыр шәһәребезнең бала тудыру йортында тантаналы төстә яңа туган сабыйга таныклык тапшырдылар. Ренат һәм Римма гаиләсендә бу беренче сабый. Яшь әти-әни үзләре Яр Чаллы шәһәрендә яши. Римма тумышы белән Яңа Комазан авылыннан. Исәптә Мамадыш табибларында торган. Шуңа да сабыйны туган...

Бүген халыкара балаларны яклау көнендә янә бер чара узды. Беренче тапкыр шәһәребезнең бала тудыру йортында тантаналы төстә яңа туган сабыйга таныклык тапшырдылар.

Ренат һәм Римма гаиләсендә бу беренче сабый. Яшь әти-әни үзләре Яр Чаллы шәһәрендә яши. Римма тумышы белән Яңа Комазан авылыннан. Исәптә Мамадыш табибларында торган. Шуңа да сабыйны туган төбәгендә тудырырга ниятли.
Шунысын да искәртү зарур, Биктаһировлар бала тууын интернетта, дәүләт хезмәтләре порталында теркәгән беренче гаилә.
Бүген сабыйга туу турында таныклык та бирделәр. Бәхетле әти-әнигә әлеге документны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина тапшырды. Биктаһировлар адресына тәбрикләү сүзләрен район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова да җиткерде. Сабыйга матур исем биргәнсез, дип ассызыклады ул.
Бүген сабый иминият таныклыгына да ия булды. Аны Румилнең әти-әнисенә Россия Пенсия фондының Мамадыш районы буенча идарәчесе Шамил Хәсәнов тапшырды. Соңыннан, тантанада катнашучылар истәлеккә фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X