Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Руль арты аеклар өчен

Исерек хәлдә руль артына утыру 1983 нче елгы мамадышлыны машина йөртү таныклыгы һәм автомобиленнән колак кактырды. Әлеге кадрларны безнең иҗат төркеме узган атнаның пәнҗешәмбесендә төшереп алды. 27 нче сентябрь көнне спиртзавод каршындагы борылыштан Мамадыш совхозы юнәлешенә хәрәкәт итүче ВАЗ-21099 автомобиле "Ягодка" кибете янындагы борылышта тиешле тизлекне сакламыйча, идарәне югалта һәм...

Исерек хәлдә руль артына утыру 1983 нче елгы мамадышлыны машина йөртү таныклыгы һәм автомобиленнән колак кактырды.

Әлеге кадрларны безнең иҗат төркеме узган атнаның пәнҗешәмбесендә төшереп алды. 27 нче сентябрь көнне спиртзавод каршындагы борылыштан Мамадыш совхозы юнәлешенә хәрәкәт итүче ВАЗ-21099 автомобиле "Ягодка" кибете янындагы борылышта тиешле тизлекне сакламыйча, идарәне югалта һәм юл читенә тәгәри. Руль артында булган 1983 нче елгы мамадышлы тән җәрәхәтләре алмаган. Машинада ул үзе генә була.
- Без янәшәдә генә брусчатка түши идек. Машинаның ничек төшеп киткәнен күрми дә калдым,- ди Александр Карапет.
Мамадыш районы буенча ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 99лы лада йөртүчесе руль артына исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә утырган. Аны 1,5 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев