Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әрмән рәссамы Мамадышны бизи

Мамадышның Татарстанда мәдәни үзәк булырга барлык мөмкинлекләре дә бар. Матурлыкны яратучы һәм аны үзләре үк тудыручы кешеләр яши торган шәһәрнең киләчәге зур диләр. Бу көннәрдә район үзәгендә иҗат биреме белән танылган әрмән рәссамы Рубен Новрузян эшли. Бүген тамашачыларыбыз аның иҗат җимешләре белән таныша алачак. Аның кулында иң яхшы буяулар. Әмма...

Мамадышның Татарстанда мәдәни үзәк булырга барлык мөмкинлекләре дә бар. Матурлыкны яратучы һәм аны үзләре үк тудыручы кешеләр яши торган шәһәрнең киләчәге зур диләр. Бу көннәрдә район үзәгендә иҗат биреме белән танылган әрмән рәссамы Рубен Новрузян эшли. Бүген тамашачыларыбыз аның иҗат җимешләре белән таныша алачак.

Аның кулында иң яхшы буяулар. Әмма бу иң мөһиме түгел, ди Рубен Новрузян. Тагын да әһәмиятлесе- күңел халәте, кәеф һәм уйлар бәйләме икән. Исеме дөнья күләмендә билгеле рәссам Мамадышның христиан зиратындагы часовнясын бизәү белән мәшгуль.
Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы, Изге Ксения Римляныня чиркәве настоятеле, протоиерей Димитрий Морозов фатихасы белән берничә ай элек биредәге уникаль эшне дәрәҗәле һөнәр остасына йөкләргә карар кылалар. Рубен Новрузян үзвакытында Ереванда сәнгать мәктәбе, училище һәм сәнгать академиясен тәмамлаган. 1988нче елдан башлап Әрмәнстанда, Россиядә, Татарстанда, АКШта, Нидерландта, Уругвайда үз күргәзмәләрен оештырган. Шактый еллар гаиләсе белән Яр Чаллыда гомер кичерә. Шәһәребезгә аны нәкъ менә шушы эш китергән. Дөнья күргән рәссамның Мамадышны башкалар белән чагыштырырлыгы бар. Рубо анда үз ватанындагы тау пейзажларының кайтавазын, чал тарихтан килгән буыннарның көмеш чылбырын, йолаларның дәвам итүен күргән. Яңа елга урамнарга ясалган сыннарга да чиксез соклана, аларда балаларның рухи үсеше өчен бик әһәмиятле игелеклелек һәм гармония билгеләре күрә рәссам.
-Мамадышлылар матурлыкны яраталар, аны һәркайда тудырырга омтылалар. Биредә бар нәрсә табигый һәм мәхәббәт белән өретелгән, минем дә аларга кушыласым, иҗат итәсем килә!-ди рәссам.
Ак җирлектә ачык, төсле буяулар белән ясалган Библия сюжетындагы изгеләрнең уйчан йөзләре пәйда була... Рәссам Рубо, бу аның псевдонимы, үз энергетикасын, дөньяга карашын тормышта шулай куллана. Эшне язга тәмамларга исәпли. Мамадышлылар изге сурәтләрне тиздән үзләре күреп бәяләрләр, илһамланырлар. Әмма тәмамланмаган рәсемнәрдән инде хәзер үк күзне алып булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X