Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

РФ яшь гражданиннары паспортлы булды

Никахларны рәсмиләштерү сараенда тантаналы төстә паспортлар тапшырдылар. Шәхесне раслаучы рәсми кәгазьгә бу көнне тәүге мәртәбә 20 яшь мамадышлы лаек булды. Шәһәребез мәктәпләренең 14 яшьләре тулган укучыларына паспортларны тантаналы төстә тапшыру матур традициягә әйләнеп бара. Район башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә мондый чара беренче тапкыр гына үткәрелми. Бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесенең...

Никахларны рәсмиләштерү сараенда тантаналы төстә паспортлар тапшырдылар. Шәхесне раслаучы рәсми кәгазьгә бу көнне тәүге мәртәбә 20 яшь мамадышлы лаек булды.

Шәһәребез мәктәпләренең 14 яшьләре тулган укучыларына паспортларны тантаналы төстә тапшыру матур традициягә әйләнеп бара. Район башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә мондый чара беренче тапкыр гына үткәрелми. Бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова, миграция хезмәте җитәкчесе Гөлүсә Мөбарәкшина, шулай ук Казандагы "Патриот" республика үзәге директоры урынбасары Ольга Ивлева катнашты. Соңгысы РФ нең яшь гражданнарына истәлек бүләкләре тапшырды һәм илнең лаеклы уллары-кызлары булып үсүләрен теләде.
Гөлүсә Мөбарәкшина тантанада катнашучыларны паспорт барлыкка килүнең тарихы, чит ил паспорты алу өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында таныштырды. Укучылар үз чиратларында тантананы оештыручыларга рәхмәт җиткерделәр.
Паспорт алучыларны тәбрикләргә сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә килгән иде. "Карусель" ансамбле һәм Алисә Хәсәншина музыкаль чыгышларын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X