Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда Алтын туйлар гөрләде

Районыбызда беренче тапкыр гаиләләр фестивале узды. Мәдәният йорты сәхнәсе түрендә-бергәләшеп 50 елдан артык гомер кичергән парлар. Бәйрәмне оештыручылар иң күренеклеләрне, дәрәҗәлеләрне генә чакыру бурычын куймаган. Алар арасында иң тыйнак авыл хезмәткәрләре, эшчеләр дә күп. Ә чараның төп "хуҗабикәсе"-Мәхәббәт иде. Гаиләләр фестивале рәсми мизгелләрдән башланды: "алтын туйчылар" районның юбилярлар китабына имзаларын...

Районыбызда беренче тапкыр гаиләләр фестивале узды. Мәдәният йорты сәхнәсе түрендә-бергәләшеп 50 елдан артык гомер кичергән парлар. Бәйрәмне оештыручылар иң күренеклеләрне, дәрәҗәлеләрне генә чакыру бурычын куймаган. Алар арасында иң тыйнак авыл хезмәткәрләре, эшчеләр дә күп. Ә чараның төп "хуҗабикәсе"-Мәхәббәт иде.

Гаиләләр фестивале рәсми мизгелләрдән башланды: "алтын туйчылар" районның юбилярлар китабына имзаларын салдылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов гаиләне яшәешкә көч-дәрт бирүче илһам чыганагы, буыннарның көмеш чылбырын тоташтыручы, рухи, мәдәни, милли мирасны саклаучы җәмгыять күзәнәге дип атады.
Әйе, ныклы, сәламәт гаилә-көчле илнең нигезе. Районыбыз җитәкчелегенең социаль сәясәте дә ныклы гаиләләр формалаштыру, гаилә институтын ныгытуга корылган. Күп балалы һәм яшь гаиләләр өчен торак төзү программалары районыбызда уңышлы эшли. Аз тәэмин ителгән һәм социаль яктан яклаучысыз калган балалар турында кайгырту актив алып барыла. ГХАТ бүлеге мөдире Фәния Әхмәтшина залда утыручы 35 гаиләгә иң матур теләкләрен җиткерде. Алар барысы да мәхәббәттә аңлашып гомер кичергәннәр, акыллы балалар тәрбияләп үстергәннәр, якташлары арасында абруй яулаганнар. Гаилә стажы чын мәгънәсендә горурлык, җәмәгать һәм дәүләтнең иминлеге чыганагы икәненә матур үрнәк булып торалар.
Мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән артистлар да үз чыгышларын тантана идеясенә туры китереп әзерләгәннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев