Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район җитәкчелеге өлкәннәр гозерен тыңлады

Районыбыз җитәкчеләр кабат "Кайгырту" социаль реабилитация үзәгенә сәфәр кылды. Үзләре әйтүләренчә, максаты җитди аралашу түгел, ә биредә ял итүчеләр белән җанлы әңгәмә кору, аларны бүгенге көндә нәрсә борчуын ачыклау. "Халык мәнфәгатьләре безнең өчен беренче урында". Әлеге юлларны тагын бер кат дәлилләп узган атнада район җитәкчеләре " Кайгырту " социаль реабилитация...

Районыбыз җитәкчеләр кабат "Кайгырту" социаль реабилитация үзәгенә сәфәр кылды. Үзләре әйтүләренчә, максаты җитди аралашу түгел, ә биредә ял итүчеләр белән җанлы әңгәмә кору, аларны бүгенге көндә нәрсә борчуын ачыклау.

"Халык мәнфәгатьләре безнең өчен беренче урында". Әлеге юлларны тагын бер кат дәлилләп узган атнада район җитәкчеләре " Кайгырту " социаль реабилитация үзәгенә юл тотты. Биредә бу юлы район кулланучылар җәмгыятендә күп еллар хезмәт куйган ветераннар дәвалану курсларын уза иде. Һәрберсенең күзләрендә бераз курку хисе дә чагыла. Чөнки тәнкыйть авазларын, рәхмәтләрен һәм киңәшләрен алар җитәкчеләрнең үзләренә турыдан-туры җиткерә алачаклар.
Бу юлы "түгәрәк өстәл" утырышында муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Сергей Поляков, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова, пенсия идарәсе җитәкчесе Шамил Хәсәнов, район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Рамиль Галеев һәм башка рәсми затлар катнашты.
Алена Смирнова иң беренче чиратта өлкәннәрне бүгенге көндә районда башкарылган эшләр белән таныштырды. Йортлар төзелеше, шәһәрне төзекләндерү, район күләмендә җинаятьләрне юк итү йөзеннән башкарылучы эшләр, болар барсы да игътибарсыз калмады.
Аннары инде җитәкчеләр адресына бик күп сораулар яңгырады. Кемдер , хәттә аларны кәгазь битенә язып алып килгән иде.
Зәлилә ханым да халык ихтыяҗларын кайгыртып берничә тәкъдимен җиткерде. Беренчедән, тернәкләндерү үзәге урнашкан урам юлларын бераз төзекләндерергә, чөнки өлкәннәр өчен бу куркыныч тудыра һәм үзе торган урамдагы су колонкасын яңартырга сорады.
Әлбәттә, сорауларга булдыра алганча җитәкчеләр җавапларын кайтардылар. Ә инде урында хәл итеп булмаганнарын теркәп бардылар. Алар да җавапсыз калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X