Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгының чыршы бәйрәме узды

Укучыларның Яңа ел бәйрәмнәре район башлыгы Ёлкасы белән башланып китте. Аны кичә район мәдәният йортында үткәрделәр. Район башлыгының чыршы бәйрәменә төбәгебез мәктәпләрендә белем алучы укучыларның иң яхшылары-фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда, спорт ярышларында җиңүчеләр җыелган иде. Мамадышыбызның, Татарстаныбызның, илнең иртәгесе көне-алар кулында булачак. Моны үзенең чыгышында районыбыз җитәкчесе Анатолий Иванов та...

Укучыларның Яңа ел бәйрәмнәре район башлыгы Ёлкасы белән башланып китте. Аны кичә район мәдәният йортында үткәрделәр.
Район башлыгының чыршы бәйрәменә төбәгебез мәктәпләрендә белем алучы укучыларның иң яхшылары-фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда, спорт ярышларында җиңүчеләр җыелган иде. Мамадышыбызның, Татарстаныбызның, илнең иртәгесе көне-алар кулында булачак. Моны үзенең чыгышында районыбыз җитәкчесе Анатолий Иванов та искәртте.
- Сез иң бәхетлеләр. Бик яхшы шартларда укыйсыз. Шуңа күрә без сездән бераз көнләшәбез дә, шул ук вакытта үзегез белән горурланабыз да. Төрле ярышларда, конкурсларда районыбыз данын яклыйсыз. Җиңүләрегез белән аның данын күтәрәсез. Тырышлыгыгыз, җиңүләргә омтылышыгыз, уңышларыгыз өчен рәхмәт сезгә! Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмагыз. Алдыгызга максат куегыз һәм шуңа ирешү өчен бөтен көчегезне бирегез, барысы да барып чыгар,-диде Анатолий Иванов.
Бәйрәмгә чакыру алган дүрт йөздән артык укучы арасыннан иң-иңнәренә Рәхмәт хатлары белән бүләкләр тапшырдылар. Хәер, Ёлкадан берәү дә бүләксез китмәде. Дракон, убырлы, астролог, Кыш бабай, Кар кызы, Юни һәм аларның дуслары катнашындагы театральләшкән тамаша да карадылар; аларның уеннарында да катнаштылар, күчтәнәчләреннән дә авыз иттеләр алар. Иске елны озатканда, барлык сөенечле вакыйгаларны искә төшереп, узып баручы елга рәхмәт әйтергә кирәк, диләр. Ёлкага җыелган һәр укучының андый уңышлары шактый. Татарстан, Россия күләмендә йолдызлары кабынган балаларыбыз күп безнең. Иртәгесе көннәре, киләсе еллары да уңышлы булыр. Тәвәккәл, максатка омтылучан, заман юлларыннан горур атлаучы, креатив фикерләүгә сәләтле буын үсеп килә.
Бәйрәм мәдәният йортының спорт залында дәвам итте. Аның кунаклары биеделәр дә, җырладылар да, төрле уеннарда да катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев