Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы “Тормыш дәресе”н үткәрде

Район башлыгы Анатолий Иванов шәһәребезнең 3нче санлы мәктәбе укучылары өчен тормыш дәресе үткәрде. Аның нинди темаларга багышланган булуын безнең иҗат төркеме дә күзәтте. Гадәттә, мәктәпләрдә дәресләр иртәнге 8 дә башлана. Әмма 15нче февраль көнне кыңгырау тавышы 7сәг. 30 минутта ук ишетелде. Бу юкка гына түгел. Чөнки бу юлы мөгаллим вазыйфасын...

Район башлыгы Анатолий Иванов шәһәребезнең 3нче санлы мәктәбе укучылары өчен тормыш дәресе үткәрде. Аның нинди темаларга багышланган булуын безнең иҗат төркеме дә күзәтте.

Гадәттә, мәктәпләрдә дәресләр иртәнге 8 дә башлана. Әмма 15нче февраль көнне кыңгырау тавышы 7сәг. 30 минутта ук ишетелде. Бу юкка гына түгел. Чөнки бу юлы мөгаллим вазыйфасын район башлыгы Анатолий Иванов башкара.
Быелгы уку елы башыннан 3нче санлы мәктәптә "Тормыш дәресләре" 21нче тапкыр үткәрелә. Анатолий Иванов укучыларга районның перспективалары хакында сөйләде. Балалар Алабуга икътисадый зонасы буенча да бай мәгълүмат тупладылар: анда нинди заводлар эшли, киләчәктә кайсы төр белән шөгыльләнәчәкләр, һ.б.
Һөнәри ориентлашу юнәлешенә дә игътибар зур иде.
- Эшче һөнәрләргә һәрвакыт сорау зур. Сезнең кайсы өлкәне сайлавыгызга киләчәк язмышыгыз турыдан-туры бәйле. Бүгенге чара- бу әле тормыш дәресе генә, ә зур тормышның үзен мәктәпне тәмамлап чыккач күрәчәксез. Алдыгызга куйган максатларга ирешү өчен хезмәтне яратырга һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк,- диде Анатолий Иванов.
Алга таба укучыларга Яшел Үзәндәге Горький исемендәге суднолар төзү заводы тарихы турында сөйләделәр. Дәрес барышында завод эшчәнлегенә багышланган видеофильм да тәкъдим ителде.
Мәктәп коллективы белән очрашуга РТ-340 буксиры капитаны, якташыбыз Юрий Краснов та килгән иде. Ул балаларга үзе хезмәт куючы юнәлешнең нечкәлекләре хакында бәян итте.
- Бүгенге көндә булачак һөнәрен суднолар белән бәйләргә теләүчеләргә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Казанда су транспорты академиясе һәм елга техникумы эшли,- ди Юрий Краснов.
Укучылар Юрий Красновның чыгышын да игътибар һәм зур кызыксыну белән тыңладылар, кунакка сораулар бирүчеләр дә шактый иде.
- Безгә бүгенге дәрес бик ошады. Район башлыгын һәм буксир капитанын күрү зур дәрәҗә. Сөйләшү барышында күп кенә мәгълүмат тупладык,- ди Артур Корчагин.
Укучыларны мондый дәресләрдә мөмкин кадәр җанландыру өчен педагоглар андый чараларга иҗади якын килеп әзерләнәләр икән.
Мондый дәресләр укучыларга бик кирәк. Алар өстәмә белем туплый, тормыш турында күзаллаулары арта,- ди Роза Әхмәтова.
- Тормыш дәресләре ярдәмендә мин үземә булачак һөнәремне билгеләдем. Хәзер шул юнәлештә БДИ на әзерләнәм,- ди 10 сыйныф укучысы Андрей Егоров.
Тормыш дәресләренең һәркайсы билгеле бер мәгънәгә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев