Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Профсоюз оешмалары төп максатларын бәян итте

Заманча белем бирүнең өметле юнәлешләре нинди? Укытучыларга гарантияләр каралганмы? Бу һәм башка сорауларга җавапны профсоюзларның республика киңәшмәсендә бирделәр. Профсоюз оешмалары рәисләре һәм уку йортлары җитәкчеләре белән очрашу шәһәребезнең икенче санлы лицее базасында үтте. Киңәшмәне уздыру урыны итеп әлеге учреждение юкка гына сайланмаган. Биредә үз эшләренең осталары хезмәт куя. 56 мөгаллимнең...

Заманча белем бирүнең өметле юнәлешләре нинди? Укытучыларга гарантияләр каралганмы? Бу һәм башка сорауларга җавапны профсоюзларның республика киңәшмәсендә бирделәр.

Профсоюз оешмалары рәисләре һәм уку йортлары җитәкчеләре белән очрашу шәһәребезнең икенче санлы лицее базасында үтте. Киңәшмәне уздыру урыны итеп әлеге учреждение юкка гына сайланмаган. Биредә үз эшләренең осталары хезмәт куя. 56 мөгаллимнең 32се югары квалификация категориясенә, 19ы "Иң яхшы укытучы" грантына ия.
Бүген бирегә республиканың төрле районнарыннан мәгариф тармагында эшләүчеләр җыелды. Алар өчен 9 фәннән ачык дәрес күрсәтүне үз эченә алган программа да әзерләнгән иде.
- Ачык дәресләрне үз эшләренең осталары уздыра. Шулай ук кунаклар өчен яшь мөгаллимнәр арасында һәр елны уздырылучы конкурсны да әзерләдек. Алар шулай ук дәресләрдән өзек тә тәкъдим итәчәкләр,- ди Елена Шигаева.
Кунаклар дәресләрне тыңлады, лицейчыларның белемнәрен бәяләделәр, Мамадыш мөгаллимнәре белән тәҗрибә уртаклаштылар. Башлангыч сыйныфлар да игътибардан читтә калмады. Алар информатика фәненнән белемнәрен күрсәттеләр.
Алга таба лицейның яшь педагоглары арасында конкурс башланды. Профсоюз оешмасы эшчәнлегенең төп юнәлеше булып нәкъ менә яшь кадрларны җәлеп итү тора бит. Алар блиц-турнир, минем педагогик девизым, минем методик эшләнмәләрем бәйгеләрендә сыналдылар.
Конкурстан соң, профсоюз оешмалары рәисләре, уку йортлары җитәкчеләре белән киңәшмә узды. Аны республика профсоюз берлеге рәисе Юрий Прохоров үткәрде.
- Соңгы елларда мәгариф тармагында бик күп үзгәрешләр булып тора. Аеруча укытучыларның хезмәт хакы күләме артты. Фәнни планда да перспективалар зур. Әмма хәл итәсе мәсьәләләр дә юк түгел. Аеруча, яшь кадрларны җәлеп итү,- ди Юрий Прохоров.
Мәгариф хезмәткәрләренең республика профсоюз оешмасы территориаль берләшмәләрнең эшен контрольдә тота һәм шул ук вакытта әлеге тармакта эшләүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыруны, һөнәри осталыкларын арттыруда өлеш кертүне максат итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев