Нократ

Президент ветераннарга хат юллады

Муниципаль районыбызда бүген 115 Боек Ватан сугышы ветераны, 467 тол, 1988 тыл хезмәткәре яши. Аларны хөкүмәтебез онытмый. Ветераннарыбызга хөрмәт йөзеннән Россия һәм җөмһүриятебез Президентлары исеменнән котлау сүзләре язылган открыткалар килеп иреште. Илебез Бөек Җиңүнең 67 еллыгын билгелэп үтергә әзерләнә. Шул уңайдан 27 нче апрельдән алып 2 нче майга кадәр Бөек...

Муниципаль районыбызда бүген 115 Боек Ватан сугышы ветераны, 467 тол, 1988 тыл хезмәткәре яши. Аларны хөкүмәтебез онытмый. Ветераннарыбызга хөрмәт йөзеннән Россия һәм җөмһүриятебез Президентлары исеменнән котлау сүзләре язылган открыткалар килеп иреште. Илебез Бөек Җиңүнең 67 еллыгын билгелэп үтергә әзерләнә. Шул уңайдан 27 нче апрельдән алып 2 нче майга кадәр Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына, солдат толларына Россия һәм Татарстан президентлары үз исемнәреннән котлау открыткалары юллаганнар. Районыбызның хат ташучылары аларны үз вакытында һәр ветераннын кулларына тапшырдылар. Шәһәрдәшебез, сугыш ветераны Тимерхан абый Госамов та алды әлеге хатны: "Кулга тоту белән күземә яшьләр килде, әздән дә күңел булды" - ди ул. Сөенечле күз яшьләрен күрү һәм җылы сүзләр ишетүдән дә зур шатлык юк безнең өчен, - ди хат ташучы Рәшидә Спиридонова. Илебез тынычлыгын тәэмин иткән хөрмәтле ветераннарыбызга рәхмәт сүзләре иртәгә 10 сәг-тә район үзәгендә узачак бәйрәм парадында да әйтеләчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: